Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ураза гаете уңаеннан Павел Лоханов котлавы

Хөрмәтле каматамагылылар! Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм район Советы исеменнән Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли....

Хөрмәтле каматамагылылар!

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм район Советы исеменнән Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли. Барлык мөселманнарга хас мәнгелек кешелеклелек кыйммәтләре, гаделлек, гуманизм һәм иминлеккә омтылу гасырлар дәвамында күп милләтле җәмгыятебезне ныгыту һәм үстерүдә, конфессияләр арасында татулык һәм тынычлыкны саклауга ярдәм итә. Безнең муниципаль районыбызда ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 19 мәчет уңышлы эшләп килә. Ураза бәйрәме безнең рухи берләшүне ныгытып, йөрәкләрне җылылык, шатлык, яхшылык һәм мәхәббәт белән тулыландырсын. Ихлас күнелдән сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!

Павел Лоханов,

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев