Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Урам утларын торгызу» республика программасы Кама Тамагы районы территориясендә 12 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә 5 млн.сум күләмендә тормышка ашырылачак

"Татарстан Республикасы торак пунктларында урам утларын торгызу" республика программасында безнең район беренче ел гына катнашмый. Программа халык тарафыннан күптән көтелгән һәм таләп ителгән иде. Бу мәсьәлә районның авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үткәрелгән җыелышларда да күтәрелеп килде. Урамнарга энергия саклаучы диодлы лампалар куелган авылларда яшәүчеләр бик канәгать, алар якты урамнардан курыкмыйча...

"Татарстан Республикасы торак пунктларында урам утларын торгызу" республика программасында безнең район беренче ел гына катнашмый. Программа халык тарафыннан күптән көтелгән һәм таләп ителгән иде. Бу мәсьәлә районның авыл һәм шәһәр җирлекләрендә үткәрелгән җыелышларда да күтәрелеп килде. Урамнарга энергия саклаучы диодлы лампалар куелган авылларда яшәүчеләр бик канәгать, алар якты урамнардан курыкмыйча йөри ала.

- Агымдагы елда «Урам утларын торгызу» республика программасы район территориясендә 12 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә 5 млн.сум күләмендә тормышка ашырылачак, - диде МР башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин. - Агымдагы елда Тәмтедә - 75, Кама Тамагында - 50 данә яктырткыч куелачак. Сөйкидә - 27, Бәрлегуҗа, Олы Яңасала, Рус Бортасы, Балтачта - 20шәр энергия саклаучы лампочка кую күздә тотыла. Программага шулай ук Осинники (18 лампочка), Даныш (15), Көрәле (10) һәм Кече Мәрәтхуҗа (10) авыллары да кертелгән.
Тенеш штпда урамдагы барлык лампочкаларны диодлы лампочкаларга алыштыру күздә тотыла. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнар җыелышында Тенештә урамнарны яктыртуны модернизацияләү пилот проектын тормышка ашыру механизмы белән таныштырды.
- Таучылар поселогында урам утлары лампочкаларын энергия саклаучы лампочкаларга алыштыру электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә һәм шул экономияләнгән акча лампочкалар алыштыру эшенә тотылачак. Әгәр әлеге тәҗрибә уңышлы булып чыкса, башка авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырылачак, - дип Балтачта, Сөйки һәм Кирелскийда үткәрелгән гражданнар җыелышларында планнары белән уртаклашты Павел Николаевич.
Район башлыгы агымдагы елда урамнарга утлар кую, су белән тәэмин итү, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә юлларга вак таш җәю мәсәләләре эшчәнлектә өстенлекле юнәлешләр булачагын билгеләде.
Берничә ел элек гражданнар җыелышларында халык, аеруча кечкенә авылларда яшәүчеләр, урамда утлар булмаудан зарлана иде. Төнлә тәрәзәдәге утлар һәм кешеләрнең капка өстенә куйган утлары маяк булып торды. Тиздән халыкны борчыган бу мәсьәләләр үткәндә калыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев