Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак өсте

Җәй каядыр ашыккан поезд кебек... Үз вакыты белән барган кебек тоелса да, кай арада уртасын узганбыз, тиз үтә шул ул. Кичә генә ямь-яшел булып күкрәп утырган басуларга күзгә күренеп сары төс иңде дә куйды.

Республикада уракка атна-ун көнгә иртәрәк чыктылар. Әмма, табигать үз төзәтмәләрен көннән-көн күбрәк кертә. Үсемлекләрнең вегетатив чорында яңгыр булмау уңышны киметәчәк, ди белгечләр
безнең районда игенчеләр 20 июльдә күмәкләп басуларга чыкты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр сычев сүзләреннән аңлашылганча, арышны суктыралар, уңыш гектарыннан уртача 16,3 ц чыга. шул ук көнне аны ХППга 300 тонна тапшырганнар, дымлылыгы 20% тәшкил итә. Шимбә көнне кичен «Кама Тамагы» АХПсының Карамал кырларында комбайннарның күңелле гөрелдәве караңгы иңгәч тә тукталмады.
Без барганда «Кама Тамагы» АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев та игенчеләр янында иде. «Ике басуда 26 комбайн борчакны турыдан-туры чаптырып суктыра, 22 КамАЗ машинасы (шуның 18е тагылма белән) аларны туры Борындык элеваторына һәм Уразлино ындыр табагына ташый. Уңыш гектарыннан уртача 24 центнер чыга, дымлылыгы 18 процент. Ягулык бар, ашату белән тәэмин итәбез, - ди җитәкче, - Комбайннар барысы да үзебезнеке».
Урак авыл халкының мөһим һәм зур эше. Ходай көнен бирсә, урып-җыю проблема түгел. Алда олы эш көтә. Урып-җыюны вакытында төгәлләү игенченең хыялы инде ул. Кырдагы уңышны җыеп алып, киптереп-җилләтеп, амбарларга урнаштыруны артык сузу ягында түгел игенче. Быел исә ашлык аеруча кадерле булырга охшап тора. Хәерле сәгатьтә!
Рәсемдә: Мөдәрис Минһаҗев эшнең кызган мәлендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X