Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңышка ышаныч белән

Бүгенге көнгә авыл эшчәннәре өчен язгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Моның өчен материаль-техник, кадрлар һәм башка ресурсларны тулы мобилизацияләү, техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын яхшы ремонтларга кирәк.

«Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Иске Барыш бүлекчәсендә чәчүгә актив әзерләнәләр.Көздән үк Шамил Нуруллин (Иске Барыш) һәм Нил Дәүләтшин (Кыртапа) җитәкчелегендә ике звено оештырылган. 3 чәчү агрегатын, 4 культиваторны, 4 тырмалау агрегатын билгеләнгән вакытка ремонтлаганнар.

Берүк вакытта тракторларын да төзәтәләр. Биредә барлык эшне инженер Кафил Зөбәиров даими контрольдә тота. Чылбырлы 4 тракторның өчесе әзер инде, берсе капиталь ремонтта, 5 МТЗның берсе ремонтта... Башка техника буенча да күренеш шундый.

- Тиздән без тракторларны әзерлек сызыгына тулысынча куячакбыз, - ди бүлекчә җитәкчесе Мөсәлим Сабиров, - запас частьләр бар, кешеләр урында, әллә ни проблемалар юк.

Кыр эшләре вакытында биредә 1200 гектар бөртеклеләр чәчәсе була, 400 гектар күпьеллык үләннәре бар, планда - 350 гектар беръеллык үлән, башка азык культураларын чәчүне күздә тоталар, сөрү җиренең 10 проценты пар җире булачак. Хуҗалык чәчүлек белән тулысынча тәэмин ителгән.

Басуда башка структуралар эшенә кагылышлы сорау да бирелде. Техник ярдәм күрсәтүнең мобиль структурасы планлаштырыла, ашату һәм хезмәт күрсәтүнең башка төрләре дә турыдан-туры басуда күрсәтеләчәк.

Барышлылар язгы чәчүне иң кыска вакытта һәм югары сыйфатлы башкарып чыгуларына тулысынча ышана. Әлегә минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә кайбер ачыксызлыклар бар.

Рәсемдә: Гомәр Хәмзин, Рамил Батыров һәм Рәис Гарифуллин составындагы звено чәчкечләрне агрегатлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев