Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңайлы, ышанычлы, матур

Район җитәкчелегенең муниципаль берәмлектә яшәүчеләр белән очрашуы матур традициягә әверелде. Торак пунктларда яшәүчеләр күтәргән барлык сораулар һәм үтенечләр, кисәтүләр, тәкъдимнәр контрольгә алына.

Район үзәгендә яшәүчеләр Карл Маркс урамындагы җәяүлеләр тротуарын төзү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу аңлашыла да. Беренчедән, поселокның түбәнге өлешендә күп кеше эшли торган учреждениеләр урнашкан. Икенчедән, биредә "Салават күпере" балалар бакчасы эшли һәм иртән, кичен ата-аналар әлеге мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә көн саен балаларын китерә. Өченчедән, тротуар бу урамдагы юл хәрәкәте курынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Биредә тротуар төзелеше башланды. Эшнең ничек баруы турында "Кама Тамагы штп" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев белән сөйләштек.

- Хәзерге вакытта тулы күләмдә инерт материаллар - ком һәм вак таш кайтарылган, шулай ук цемент, бордюрлар да җитәрлек күләмдә, эш алып бару өчен брусчатка да бар.

Подрядчы - "Идел - строй" ООО төзелеш фирмасы көн саен кирәк булган материалларны китерә. Төзүчеләр бригадасы эшли. Дөрес, аларга эш темпын арттыруларын телисе килә, чөнки балалар бакчасыннан райпо мәйданчыгына кадәр ике метр киңлектә 550 метр тротуар салырга кирәк. Җир эшләре башкарылган, урыны белән, кирәк булган җиргә грунт салынган, әмма райпога күтәрелгән урында грунтның өстен алырга кирәк.

Халыкка уңай булсын өчен бу урамда яшәүчеләрнең йортларына керү юлы саклап калыначак. Юл һәм тротуар арасында эстетика, матурлык бирү өчен чәчәк түтәлләре калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев