Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылар өчен сыйныф сәгате

29 ноябрьдә Иске Казиле урта мәктәбендә мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында "Дәрестән соң мәктәп- балаларга белем һәм тәрбия бирүнең социаль киңлеге" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Мәктәп укучыга гомуми белем бирә. Әмма шәхесне һәръяклап үстерү, аның сәләтен ачу, һөнәр сайлау...

29 ноябрьдә Иске Казиле урта мәктәбендә мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында "Дәрестән соң мәктәп- балаларга белем һәм тәрбия бирүнең социаль киңлеге" темасына сыйныф сәгате үткәрелде.
Мәктәп укучыга гомуми белем бирә. Әмма шәхесне һәръяклап үстерү, аның сәләтен ачу, һөнәр сайлау өчен нәкъ менә дәрестән тыш тәрбия, өстәмә белем бирү ярдәм итә. "Дәрестән соң мәктәпнең эш моделе" турында мәктәп директоры Халит Гыйлметдинов сөйләде. Биредә түгәрәк, секция, берләшмәләр эше дәресләрдән соң оештырылган. Балалар "Туган якны өйрәнү" (җитәкчесе Фирдәүс Кадыйрова), "Умартачылык нигезләре" (Рәфид Миңневәлиев), "Милли чигү" (Лилия Яруллина), "Милли көрәш" (Әүхәт Мөхәммәдиев, Айнур Закиров) түгәрәкләренә йөри, "Эврика" (Әнисә Сафина), "Хореография" (Ләйлә Гыймранова) берләшмәләрендә шөгыльләнә.
Түгәрәкләр яхшы оештырылган, материаль базасы бар һәм яхшы нәтиҗә алуга юнәлдерелгән. Халит Бәдретдинович билгеләп үткәнчә, мәктәптә хезмәткә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнә һәм моны күрмичә калу мөмкин түгел. Бу мәктәп яны участогы эшендә, кулланма иҗат эшләре күргәзмәсендә ачык чагыла, балалар мәктәп милкенә дә сакчыл мөнәсәбәттә.
Пленар өлешне МР башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров ачты. Ул билгеләп үткәнчә, безнең район республикада БДИ, ДЙА, 4, 6, 8,10 сыйныфларны тестлаштыру йомгаклары буенча 12 урынны алган. «Бу яхшы күрсәткеч һәм укытучыларның максатка юнәлешле эше. Барыгызга да зур рәхмәт. Әмма алга таба барырга, бу күрсәткечне саклап калырга һәм барлык мәктәпләрдә дә мәктәптән тыш эшләрне билгеле бер дәрәҗәгә күтәрергә кирәк», - диде ул.
"Балаларны җәмгыятьтә яшәүгә яраклаштыру турында онытмаска кирәк. Чыгарылышлар үз юлларын мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә сайларга тиеш, моңа мәктәпләрдәге һөнәри ориентация эше булышлык итәр», - дип ассызыклады МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев. Зөфәр Галимуллович сыйныф бүлмәләренә кереп, укучылар белән сөйләште, укытучыларның сорауларына җавап бирде.
"ИМЦ" МБУ методисты Владимир Осминин доклад белән чыгыш ясады, тәрбия эшенең иреклелек принцибында укучыларның мәнфәгатьләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, үз эченә төрле формаларны кертеп төзелергә тиешлеген ачыклады.
Мәктәптән тыш эшчәнлекнең оптималь моделен булдыру турында укытучылар өч төркемгә бүленеп сөйләште һәм аннан соң түгәрәк өстәл артында бергәләп фикер алышты.
Мәгариф учреждениесе җитәкчеләре һәм укытучылар үз коллективларындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, техник юнәлештә түгәрәкләр, "Актив ата-ана" мәктәбе оештырырга тәкъдим иттеләр. Инновацион эшчәнлекне үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, сәләтле, инициативалы балаларны һәм аларның остазларына һәръяклап ярдәм күрсәтергә кирәк, шулай ук чыгыш ясаучыларның фикере буенча, материаль-техник база һәм кадрлар белән тәэмин итү дә мөһим. "Дәрестән соң мәктәп" проекты буенча район программасын булдырырга карар ителде.
Ахырдан МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев озак еллар Олы Кариле мәктәбендә эшләгән тәҗрибәле педагог һәм җитәкче Илсур Кәримуллинга (рәсемдә) рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X