Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучы, тел белгече

28 февральдә "Ел укытучысы - 2013" район конкурсы төгәлләнде, анда район мәктәпләреннән 8 укытучы катнашты. Финалга 5 укытучы чыкты. Алар жюри хөкеменә сайланган тема буенча мастер-класс күрсәтте, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр. Конкурсның финал этабын Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин йомгаклады. Ул алдагы ел конкурсы җиңүчесе буларак, эстафетаны хезмәттәшләренә тапшырды....

28 февральдә "Ел укытучысы - 2013" район конкурсы төгәлләнде, анда район мәктәпләреннән 8 укытучы катнашты.
Финалга 5 укытучы чыкты. Алар жюри хөкеменә сайланган тема буенча мастер-класс күрсәтте, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр. Конкурсның финал этабын Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин йомгаклады. Ул алдагы ел конкурсы җиңүчесе буларак, эстафетаны хезмәттәшләренә тапшырды. Агымдагы елда конкурста катнашу өчен чикләүләр кертелгән иде. Конкурста грант алучы яки "Мәгариф" өстенлекле милли проект җиңүчесе генә катнаша алды. Конкурста катнашучының беренче яки югары категориясе, республиканың фән олимпиадаларында җиңгән укучылары булырга тиеш. РОО җитәкчесе Илшат Гомәров җитәкчелегендәге жюри укытучылар әзерләгән портфолио һәм аларның интернет-ресурслар файдалануын бәяләде. Жюри членнары дәресләрдә, класс сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышында булды. Алты конкурстан җыелган баллар саны буенча Олы салтык урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Заһретдинова, Сөйки урта мәктәбенең биология укытучысы Владимир Гончаров, Затон урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гайнуллина иң көчле өчлеккә керде. Лилия Сәфәргалиевна, конкурсның район этабында җиңүче буларак, март аенда республика этабында район данын яклаячак. Владимир Гончаров, район конкурсы положениесе буенча киләсе елга районнан республика конкурсына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев