Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзекләндерербез һәм яшелләндерәбез

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында республикада чараларның тулы бер комплексы планлаштырылган. Муниципаль районнарда, шул исәптән безнең районда да «Агач утырт!», «Татарстанның чиста урманнары», «Урман көне», «Бөтенроссия экологик өмә»,...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә территорияләрне комплекслы үстерү, аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.

Ел кысаларында республикада чараларның тулы бер комплексы планлаштырылган. Муниципаль районнарда, шул исәптән безнең районда да «Агач утырт!», «Татарстанның чиста урманнары», «Урман көне», «Бөтенроссия экологик өмә», «Урман утырту көне», «Бердәм экологик дәрес» һәм «Парклар маршы-2015» акцияләре үткәреләчәк. Соңгы акциядә районның гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары ел саен актив катнаша. Парклар һәм скверлар елы кысаларында шулай ук Татарстан парклары һәм скверларына инвентаризация үткәрелә. Борынгы Болгар шәһәрендә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә якын-тирә территорияне яшелләндерү акцияләре узачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында төзекләндерү эшләре күптән алып барыла. Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә һәйкәлләргә ремонт үткәрелде, парк һәм скверлар территорияләрен төзекләндерү эше башкарылды. МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков әйтүенчә, Парк һәм скверлар елы кысаларында «Акчарлак» спорткомплексы янында яңа парк комплексы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Яңа парк каматамагылылар һәм кунаклар өчен ял итү һәм ачык һавада чаралар үткәрү урыны булыр дип күздә тотыла. Район мәдәният йорты- Җиңү паркы һәм РДК мәйданы архитектура комплексы Җиңүнең 70 еллыгына бердәм ансамбль күренеше алыр дип көтелә. Парк һәм скверларда төзелеш һәм реконструкция эшләре белән беррәттән игълан ителгән ел кысаларында район мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә акцияләр, иҗат конкурслары, тематик китап күргәзмәләре һәм башка кайбер чаралар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев