Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тырышкан табар

Районның иң актив территория иҗтимагый үз идарәләре җирлекләрне үстерү һәм төзекләндерү өчен 2 млн.сумнан артык акча алды. 7 августта районның алты ТИҮ рәисе "Иң яхшы ТИҮ- 2015" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. - Без конкурска районның 12 ТИҮ эше турындагы документларны җибәрдек,-ди МР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Марина Сорокина....

Районның иң актив территория иҗтимагый үз идарәләре җирлекләрне үстерү һәм төзекләндерү өчен 2 млн.сумнан артык акча алды. 7 августта районның алты ТИҮ рәисе "Иң яхшы ТИҮ- 2015" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

- Без конкурска районның 12 ТИҮ эше турындагы документларны җибәрдек,-ди МР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Марина Сорокина. -Алтысы призлы урыннар алды. Дипломнарны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров шәхсән тапшырды.

- Барлык территория иҗтимагый үзидарәләр эшне оештыру өчен ай саен 10ар мең сум акча ала,- дип дәвам итте Марина Владимировна. - Әлеге акчаны кемнең ничек тотуы башкарган эшләреннән күренә. Районыбыз призерлары арасында аеруча актив булган территория иҗтимагый үзидарәләр дә бар. Мәсәлән, Мордва Каратаеннан ТИҮ халкы 60 меңнән ким булган районнар арасында республикада икенче урынны алды һәм авылны үстерүгә 500 мең күләмендәге грантка ия булды.

-- Безнең авылда соңгы ике елда бик күп нәрсә эшләнде,- ди ТИҮ әгъзасы Владимир Андреев. -Бу чиркәү төзелеше дә, ел әйләнәсе төзекләндерү эше алып бару да. Әмма иң мөһиме - без үз тамырларыбызны саклап кала алдык, авылда туып-үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр белән элемтәне югалтмыйбыз. Алар исә үз чиратында барлык башлангычларыбызда булышалар һәм бар эшн ахырына җиткерергә ярдәм итәләр. Җыелышта грантка алынган акчаны чиркәүгә кадәр юл салуга һәм коены төзекләндерүгә тотарга булдык.

Куйбышев Затон һәм Балтач ТИҮ рәисләре Алмира Винникова һәм Фәрит Мөхәммәтшин өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, үз авылдашларына 430ар мең сум күләмендәге грант алып кайттылар.

- Безнең ТИҮ поселокны төзекләндерү белән актив шөгыльләнә,-ди Куйбышев затон иҗтимагый үзидарә әгъзалары, - чәчәкләр орлыгы һәм үсентеләре сатып алдык, түтәлләргә уңдырышлы җир кайтарттык һәм иртә яздан чәчәк түтәлләрен карап торабыз. Моннан тыш, ТИҮ әгъзалары өмәләрдә актив катнаша, үз салым программасы бурычын аңлату буенча зур эш үткәрә. Мәсәлән, төзүчеләр урамында яшәүчеләр әлеге өндәүгә актив кушылып, 47 мең сум акча җыйды. Нәтиҗәдә урамга вак таш җәелде, ул күркәмләнеп, чистарып китте. Халык киләсе елда да программада катнашып, урамга асфальт җәйдерергә тели.

- Грант акчасына поселок өчен кулланышта булган булса да, трактор алырга телибез. Ул кышын карны эттереп, җәй көне территориядәге үләннәрне чаптырачак. Киләсе елда да призер булырга тырышачакбыз. Планнарыбыз күп. Республика ярдәм иткәндә, тырышып эшләргә кирәк, - ди затонлылар.

Южная Околица (Кама Тамагы) ТИҮ һәм Олы Карамал ТИҮ дүртенче дәрәҗә дипломнар һәм территорияне үстерүгә 298 мең күләмендә грант алдылар. Бишенче дәрәҗә диплом белән билгеләп үтелгән Иске Барыш авылы ТИҮсенә зур булмаса да, әмма сизелерлек- 160 мең сумлык грант эләкте. ТИҮ рәисләренә конкурста катнашу өчен документларны әзерләүдә җирлекләр булышкан.

- Бу ТИҮләргә генә түгел, бөтен җбирлеккә ярдәм итү, - ди Куйбышев затон штп башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Григорьева. - Янәшәдә шундый актив ярдәмчеләр булганда, аларны хупларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев