Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган якны өйрәнәбез

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Туризм көне – халыкара бәйрәм, ул 1979 елда Испаниянең Торремолино шәһәрендә Бөтендөнья туристлык оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган.

Бәйрәмнең максаты – туризмны пропагандалау, ә аны профессионаллар да, сәяхәт сөючеләр дә билгеләп үтә…

Безнең район Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан, аның табигый, тарихи истәлекле урыннары һәм традицияләре күптән инде Татарстан, Россия туристлары өчен генә түгел, чит ил кунаклары өчен дә популярга әверелде. Тенеш бистәсеннән Анастасия Миңнегалиева инде 7 елдан артык экскурсияләр үткәрү белән шөгыльләнә, өстәвенә, ул гид-экскурсовод кына түгел, укытучы да, «Кама Тамагы – Идел буе энҗесе» (яшь экскурсоводлар мәктәбе) проекты җитәкчесе дә, аны гамәлгә ашыру турында безнең газета берничә тапкыр язган иде. 

– «Кама Тамагы – табигать һәм кешеләр» экскурсиясе вакытында мин республика халкын һәм кунакларын безнең якларның матурлыгы белән таныштырырга тырышам, аларны Идел яры буена, Лобач тавына, Юрий мәгарәсенә һәм гипс штольняларына, табигать тыюлыкларындагы күзәтү мәйданчыкларына алып барам, - ди Анастасия Николаевна. - Бәлки, Россиянең Идел буе ярларында урнашкан мондый районнары күптер, әмма кояш гүя елга киңлекләреннән чыккан, иң якын ярга кадәр 6 километр, ә ерагына (ул хәтта күренми дә) кырык километрга якын булган урын бары бездә генә. Текә ярлар, имән һәм ылыслы урманнар, каенлыклар, алтын төстәге бодай кырлары... Көзен табигать ачык төсләре белән күзләрне сөендерә, ә кышын без кар каплаган урманнарга карап сокланабыз. Кунакларыбыз эш сөючән Кама Тамагы кешеләре белән дә очрашты: Айрат Ялалетдиновның виноград бакчаларына экскурсия – безнең туристлык маршруты пунктларының берсе, кафе хезмәткәрләренең кунакчыллыгы да рәхмәт сүзләре белән билгеләнмичә калмый… 

Кама Тамагы районы тарихына бер генә гасыр түгел. Ә безнең төбәк халыкларының мәдәнияте үзенчәлеге белән аерылып тора – зур мегаполислар, сәнәгать үзәкләре һәм предприятиеләр булмаган районның авылларында мәдәният халык иҗаты рухы белән сугарылган. Традиция буенча, Анастасия Миңнегалиева экскурсияләрен Кама Тамагы район туган якны өйрәнү музееннан башлый, аның хезмәткәрләре – үз эшенең профессионаллары Зөлфия Миңнуллина һәм Гоар Кетцян кунакларны безнең төбәк тарихы, аның заманча үсеше белән таныштыра, дистә еллардан бирле кадерләп саклана торган табигать, тарихи-археологик, этнографик, хәрби музей экспонатларын, документларны күрсәтәләр.

- 2019 елдан безнең районга транспортта керү туризмының профессиональ юлга басуы куанычлы, - дип сүзен дәвам итте Анастасия Николаевна. - «Татарстан диңгезе» туристлык кластеры тормышка ашырылгач, безнең районга сәяхәт кылу хәзер күпкә уңайлырак. Проект табигать тыюлыгының кискен проблемаларының берсен хәл итте: Юрий мәгарәсенә һәм штольняларына керү юлларын төзекләндерделәр, баскычлар төзеделәр, ял итү һәм учак ягу өчен урыннар булдырылды.  Хәзер бу уникаль урыннарга бару үзе бер күңелле! Бирегә даими килүче туристлар территориянең күпкә уңайлырак һәм чистарак булуын билгеләп үтәләр.

Кызганыч, проблемалар да бар. Әлегә кадәр туристлар Юрий мәгарәсе территориясенә кадәр машиналарда керәләр. Ә бит бу табигать территориясенең уникальлеген җимерә. Ә менә Лобач тавына баруны тәртипкә китерү мәсьәләсен хәл итү урыныннан кузгалды, бу аеруча саклана торган табигать территориясе туристларның күп санлы автомобильләре аркасында гаять зур йөкләнешкә ия иде.

Туристлар агымы арту белән безгә дә йөкләнеш артты. Мин 2020 елдан «Яшь экскурсовод мәктәбе» проектын гамәлгә ашырам. Рудник урта мәктәбе укучылары Никита Колесников, Наталья Яшагина, Алия Әхмәтҗанова, Динә Әхмәдуллина, Анна Семирульник миңа экскурсияләр үткәрүдә бик теләп ярдәм итәләр. Балалар шул ук вакытта безнең төбәкнең табигый объектларының уникальлеген күрә, аны кадерләргә һәм сакларга өйрәнәләр.

Тагын бер проблема – безнең районда экскурсоводларның  килешенгән эше юк. Без барыбыз да аерым эшлибез кебек, тик уртак проблемалар турында фикер алышу һәм аларны хәл итү, мәгълүмат алмашу һәм бер-беребезгә ярдәм итү өчен берләшмә булдырасы килә. Туристлык продуктының сыйфатын яхшырту нәтиҗәсендә бу безгә дә, районга да файдалы булыр дип уйлыйм.

Әлегә экскурсияләрдә Анастасия Миңнегалиева бер генә маршрут тәкъдим итә – экологик-агарту маршруты. Әмма безнең районның бай тарихи һәм мәдәни традицияләре дә бар. Анастасия Николаевнада яңа маршрутлар төзү идеясе белән яна, мәсәлән, Красновидовода Максим Горький һәм Олы Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллин музейларында булуга бәйле «Әдәби Кама Тамагы» маршруты. Шулай ук «Кама Тамагы җире тарихы һәм легендалары» маршрутын төзергә тели, шуңа күрә маршрутларны арттыру, нәтиҗәдә районда туризмны үстерү буенча планнары күп һәм, аларны тормышка ашыргач, район кунаклары һәм халкы туган ягыбыз турында тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч нәрсәләр белерләр дип өметләнәбез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев