Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзү, димәк иҗат итү

Ел саен августның икенче якшәмбесендә иң тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләре- төзүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар яңа объектлар төзеп кенә калмый, искеләрен дә төзекләндерә. Соңгы елларда республика территориясендә төзелеш зур темплар белән бара. Төзелеш кампанияләре үз эшләрендә бүген яңа технологияләрне, оригиналь конструкцияләрне һәм аеруча перспектив эшләнмәләрне кертергә омтыла, нәтиҗәдә,...

Ел саен августның икенче якшәмбесендә иң тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләре- төзүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар яңа объектлар төзеп кенә калмый, искеләрен дә төзекләндерә.
Соңгы елларда республика территориясендә төзелеш зур темплар белән бара. Төзелеш кампанияләре үз эшләрендә бүген яңа технологияләрне, оригиналь конструкцияләрне һәм аеруча перспектив эшләнмәләрне кертергә омтыла, нәтиҗәдә, бу объектларның сыйфатын һәм файдалану срогын арттыра.
Төзүчеләр көне алдыннан районның төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов сөйли.
- Илдар Феликсович, халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыруда торак, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, юллар төзелеше өстенлекле юнәлеш булып тора. Агымдагы елда торак төзелеше алып барылдымы һәм аның күпмесе файдалануга тапшырылды?
- Агымдагы елда 9,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылачак. Еллык план бүгенге көнгә 84,2 процентка үтәлгән инде. 2,1 мең кв.метр мәйданда "Фоника Гипс" хезмәткәрләре өчен 20 йорт, агросәнәгать комплексы белгечләре өчен 0,4 мең кв.метр торак йорт һәм 5,5 мең кв.метр шәхси торак фонды файдалануга тапшырылды. Сентябрь аенда Кама тамагы штпның Лисин урамында Бөек Ватан сугышы ветераны өчен йорт файдалануга тапшырылачак.
- Бүген республикада халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка уңышлы ашырыла. Аерым алганда болар социаль-мәдәни билгеләнештәге, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларын төзү программалары. Безнең муниципаль район территориясендә аларның кайсылары эшләнә?
- Агымдагы елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында якташыбыз Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада ФАП кабинеты белән 200 урынга мәдәният йорты төзелә. Төзелешнең бәясе 10,5 млн.сумга якын. Бүгенге көндә бу объектта бизәү эше бара, мәдәният йортын август ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
"Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше, капиталь һәм агымдагы ремонт" программасы буенча агымдагы елда Тенеш штпда 62,5 кв.м, Балтачта 83,3 кв.м мәйданда модульле ФАП төзелә. Бу объектларга 7 млн.сумга якын акча күчерелгән. ФАПларны монтажлау тәмамланган, эчке эшләр, эчке инженер системалары куела. Бүген Сөйки кичүендә 19,5 млн. сумлык янгын сүндерү депосы, шулай ук Тәмтедә полиция участковыена йорт төзелә.
Шулай ук 2013 елда "Чиста су" программасы буенча Кама Тамагы штпга яңа чыганактан суүткәргеч салу дәвам итә. Бу 2012 елдан күчкән объект, аңа 26,3 млн. сум күләмендә финанс каралган.
Бүгенге көндә 8 километрдан артык озынлыкта район үзәгендә суүткәргеч челтәренең беренче чиратын реконструкцияләү буенча проект-смета документациясен эшләү тәмамланган.
- Берәүгә дә сер түгел, муниципаль берәмлекләрдә күп кенә мәгариф, социаль- мәдәни билгеләнештәге объектлар, торак фонды ел саен искерә. Республикада бүгенге көндә бу объектларга икенче тормыш бирү өчен күп эшләнелә. Заманча технологияләр, нык һәм эстетик материаллар хәзер мондый объектларда капиталь ремонтны югары дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлеге бирә.
Агымдагы елда безнең муниципаль районда капиталь ремонт күләме күпме?
- 2013 елда "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы кысаларында Кама Тамагы татар урта мәктәбенә капиталь ремонт алып барыла, аның смета бәясе 13,4 млн.сум. Мәктәпнең түбәсен ремонтлап бетергәннәр, бинаның фасадын тышлыйлар, икенче катта тәрәзәләр алыштырыла.
"Татарстан Республикасында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" максатлы республика программасы кысаларында агымдагы елда районда Кече Мәрәтхуҗа, Кыртапа, Балчыклы, Рус Бортасы, Кече Салтык, Олы Карамал, Олы Бортас авылларында 7 ФАП ремонтлана. Аларның дүртесендә ремонт тулысынча тәмамланган.
Торак йортларны капиталь ремонтлауга килсәк, быел районда бу эшләр биш күпфатирлы йортта алып барыла: Кама Тамагы штпда Дзержинский урамындагы 15 нче йорт һәм Комаров урамындагы 17 нче йорт, Куйбышев Затон штпда Гагарин урамындагы 9а, Тенеш штпдагы Яр буе урамындагы 14 нче һәм Красновидоводагы Яр буе урамындагы 2 нче йортлар. Бүгенге көндә Дзержинский урамындагы 15 нче йортта эшләр тәмамланган, Комаров урамындагы 17 нче йортта тәмамланып килә.
Торак йортларны капиталь ремонтлау өчен финанслау күләме 8,2 млн.сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә программа 4,8 млн.сум финансланган (58,5 процент). Эшләр график нигезендә һәм хәтта аны арттырып алып барыла.
Чынлап та, төзелеш һәм капиталь ремонт күләме бик зур. Шунысы шатлыклы, объектлар төзелеше һәм реконструкция район үзәге белән генә чикләнеп калмый. Төзүчеләр авылларда да эшли һәм кешеләр моны күрә, бәяли, мәктәп, клуб, ФАП, торак йортларга икенче сулыш өрүче һәм төзүче кулларга рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев