Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзелешләр сафка баса

Быел республика программасы буенча Татарстанда 46 авыл клубы сафка басарга тиеш. Шуларның берсе безнең районда Мордва Каратаенда төзелде. Иң кечкенә авылларның берсе булганга биредә яшәүчеләр мондый бәхетне хыялга да кертмәгәннәр, әлбәттә. Узган җомгада әлеге клубның тантаналы ачышына авылда яшәгән һәр кеше, тирә- як авыллардан, районнан кунаклар килде. МР башлыгы Зөфәр...

Быел республика программасы буенча Татарстанда 46 авыл клубы сафка басарга тиеш. Шуларның берсе безнең районда Мордва Каратаенда төзелде. Иң кечкенә авылларның берсе булганга биредә яшәүчеләр мондый бәхетне хыялга да кертмәгәннәр, әлбәттә.
Узган җомгада әлеге клубның тантаналы ачышына авылда яшәгән һәр кеше, тирә- як авыллардан, районнан кунаклар килде. МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев халыкка мөрәҗәгать итеп, "йә, сез канәгатьме?" дип сорады. Әлбәттә, күрше авыллар ак көнләшү белән сокланды, чөнки әле бар яктан да яңага тиңләшерлек клублар һәр авылда да юк, кайдадыр ремонт эшләнә, кайдадыр төзелә. Төзүче фирмасы ООО «Биектау сервис» җитәкчесе урынбасары Рәмис Сафин да: «Төзедек, төзедек, ниһаять тәмамладык",-дип шаяртты. ТРда мордва диаспорасы төбәк рәисе Сергей Новиковның исә беренче генә килүе түгел икән бу авылга. "Без Татарстанның алтын мирасы" хакында фильм төшерәбез, шуны әзерләгәндә беренче килүебездә юлы, суы булмаган авылны хәзер танып булмый, клуб булса-тормыш булачак",-дип соклануын яшермәде. Аның тәэсирле чыгышын шушы авылның пенсионеры Андрей Балякаев дәвам итеп, ә без төзелеш барышын контрольдә тоттык. Көн эшләделәр, төн эшләделәр, диде уены-чыны белән. Әлбәттә, авыл халкының куанычы йөзләрендә чагыла. "Хәтта уйга да килмәгән хыяллар бүген күзләргә яшь китерде, безнең кечкенә авылда бәйрәм, шарлар эленгән, музыка тавышы ишетелә",-ди әти-әнисе янына кайткан Вера Колударова шатлыгын яшермичә. Төзүчеләргә район башлыгының рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырганнан соң тантаналы төстә кызыл тасма киселде һәм символик ачкычны клуб мөдире Ирина Окунева алды. Кунакларны татлы чәк-чәк, ипи- тоз белән бина эченә чакырдылар. Җылы, якты, матур фойеның сул ягында ФАП бүлмәсе, алда 100 кешелек урынга исәпләнгән тамаша залы, иркен сәхнә. Аз гына кеше яшәсә дә, талантлы "Мордва бизәкләре" җырчылары белән халыкара фестивальләрдә катнашкан, Россия телевидениесеннән чыгыш ясаган халкы яшәсен, дәвамлы була күрсен. шуннан алар рәхәтләнеп яңа клубта район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концертын карады, кичкә кадәр күңел ачты. Бу көнне Иске Казиледә дә республиканың сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. "Сезнең үтенечне искә алдык, - диде район башлыгы Зөфәр Гарәфиев. - Алдагы пункт ерак, авыл кырыенда, тауга менәргә кирәк дигән идегез. Рәхмәт Президентка, төзүчеләргә, киләсе елга районда тагын шундый 2 модульле ФАП корырга уйлыйбыз". "Кама"ООО төзүчеләр оешмасы вәкиле Рамил Галимов, авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев шулай ук җылы теләкләрен җиткерде. Күп көч куйган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Матур көрән төсле бина тау битендә утыра, уңайлы баскычтан аңа теләсә кем килә алачак. Тантанада матур гадәт буенча кызыл тасма киселде, бөтен шартын үтәп кунаклар бина эченә үттеләр. Ул заманча, медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Әмма, берүк авырмыйча, тикшерелергә генә килергә язсын! Моны һәркем күңелдән теләгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X