Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тотрыклылык – уңыш нигезе

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр рәттән төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны алды. ТР президенты Рөстәм Миннеханов стратегиясе Республика үсешендә тотрыклылык һәм республика үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле социаль- икътисдый күрсәткечләр буенча алдынгылык позициясен ныгытты, биредә зур инновацион проектлар үсеш ала. Безнең...

2014 ел йомгаклары буенча Татарстан бишенче тапкыр рәттән төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урынны алды. ТР президенты Рөстәм Миннеханов стратегиясе Республика үсешендә тотрыклылык һәм республика үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан әһәмиятле социаль- икътисдый күрсәткечләр буенча алдынгылык позициясен ныгытты, биредә зур инновацион проектлар үсеш ала.

Безнең район республиканың социаль- икътисдый үсешенә билгеле бер өлеш кертә. Халыкның тормыш сыйфаты да өстенлекле булып тора. Аның кереме моңа ачык мисал. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли :"2014 елда район предприятиеләре һәм оешмаларында уртача айлык хезмәт хакы 20 %ка артып, 19 мең 640 сум тәшкил итте. Хезмәт хакы һәм пенсия исәпләүләре арту җан башына керемнең 16,6 %ка артуын тәэмин итте. Хәзерге вакытта милекнең төрле формасындагы предприятиеләрдә 4678 кеше эшли, шуларның 44 %ы зур һәм урта предприятиеләрдә, 20 %ы - кече бизнеста». - Бу индекслар нәрсә хисабына арттырылган? - Районның cәнәгать потенциалы нигезен бюджет булдыручы өч предприятие - «Фоника Гипс», «Кама Тамагы гипс руднигы», Куйбышев исемендәге РБФ формалаштыра. 2014 елда төяп озатылган сәнәгать продукциясенең тулай күләме 1 млрд. 151 млн. сум тәшкил итте, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 43 %ка артык. Сәнәгать җитештерүе индексы узган ел йомгаклары буенча 185 % булды. Индексның шул кадәр артуы гипс чыгару һәм эшкәртү буенча яңа "Фоника Гипс" предприятиесенең җитештерү эшчәнлеге башлавы белән нигезләнгән. 2014 елда предприятиенең җитештерү күләме 579 млн. сумга җитте, бу районның гомуми сәнәгать продукциясенең яртысы.

Районның аграр секторы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сөйли: "Авыл хуҗалыгы районның иң мөһим икътисадый тармакларының берсе булып тора. Район агросәнәгать комплексы структурасына хәзерге вакытта "Кама Тамагы" АХП керә - инвесторы авыл хуҗалыгы җирләренең 88,2 %ын биләүче "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ; терлекчелеккә махсуслашкан Ленин ис. хуҗалык һәм Олы Кариле" ААҖ (терлекчелек һәм үсемлекчелек) керә, соңгысының инвесторы - "Красный Восток-Агро" ЯАҖ - 8,4%. Крестьян-фермер хуҗалыклары районның барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 3,4 %ын били. Авыл хуҗалыгы һәм халыкның мәшгульлеге үсешен тәэмин итүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү район өчен көнүзәк булып тора. Районда 7 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 4 мең баштан артык мөгезле эре терлек, ягъни 1 мең 662 сыер бар. Отчет елында районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары сыерлар баш санын саклау максатында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 1 савым сыерына 2шәр мең сум дәүләт ярдәме алынды, гомуми сумма 3 млн. 324 мең сум тәшкил итте. Моннан тыш, узган елда 4 һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга җирле бюджеттан 1 миллион сумнан артыкка 75 саву аппараты бирелде. Хәзерге вакытта районда югары технологияле 7 гаилә фермасы эшли, шуларның 6сы савым сыерлары тотуга махсуслашкан».

Районда максатлы 19 Федераль һәм республика программасы гамәлдә. 2014 елда капиталь төзелеш программасы буенча гомуми мәйданы 9 мең кв. метр булган күпфатирлы 6 торак йорт ремонтланды. Нәтиҗәдә 346 кеше яшәү шартларын яхшыртты. Барлык объектларда эшләр 2014 елның 1 октябренә тәмамланды. 2015 елда барлыгы 243 кеше яшәүче 7,2 млн. сумга күпфатирлы 10 йортны ремонтлау күздә тотыла, аларның гомуми мәйданы 4,9 мең кв.м. Узган елда күпбалалы гаиләләр өчен 5 шәхси йорт файдалануга тапшырылды. Бәрлегуҗада 100 урынга күпфункцияле үзәк төзелде. Агымдагы елда Иске Казиледә мәдәният йорты төзелә. ТРда халыкка башлангыч медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасы буенча 2014 елда Куйбышев Затонда һәм Олы Кариледә модульле ФАПлар төзелде. Шулай ук өч ФАПка капиталь ремонт ясалды, Тәмте урта мәктәбенә капиталь ремонт булды. 2014 елда смета бәясе 240 млн. сум тәшкил иткән 8 км. юл төзелде.

Моннан тыш, районда туризмны үстерү, торак- коммуналь хуҗалыгы, халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, эшчәнлекнең башка өлкәләрендәге мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә. Татарстан, республика районнары югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, барлык социаль-икътисдый юнәлешләр буенча да үсешкә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев