Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Тотрыклы үсештән дә яхшысы юк»

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков безнең районга эшлекле сәфәр белән килде. Ул Мәдәният елы кысаларында Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачу тантанасында катнашты, Сөйки кичүендә төзелгән янгын депосын карады, "Фоника Гипс"ООО хезмәткәрләре һәм район активы белән очрашты. Бәрлегуҗа авылы бу кадәр кунакны кайчан да булса күрде микән? Җыйнак яңа...

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков безнең районга эшлекле сәфәр белән килде. Ул Мәдәният елы кысаларында Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачу тантанасында катнашты, Сөйки кичүендә төзелгән янгын депосын карады, "Фоника Гипс"ООО хезмәткәрләре һәм район активы белән очрашты.

Бәрлегуҗа авылы бу кадәр кунакны кайчан да булса күрде микән? Җыйнак яңа клуб бинасы янына авылдашлар һәм күрше авыллардан килүчеләр җыелган. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип авыл клублары һәм китапханәләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, шушы авылда туып-үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр җыелган иде. Әлеге бәйрәмдә танылган кунаклар - ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев та бар иде. - Тормышыбыз ничек үзгәрә, әле кичә генә ФАП иске, уңайлыклары булмаган бинада иде, хәзер заман таләпләренә җавап бирүче матур бинада, - диде Зөфәр Галимулла улы. - Бу матур клубка атказанган артистлар чакырсаң да оят түгел. Барысы да авыл җирендә кешеләр үзләрен тормыштан аерылган дип сизмәсен өчен эшләнә. Бәрлегуҗалыларны әлеге истәлекле вакыйга белән Илдар Халиков котлады. Ул, югары дәрәҗәдәге кунакка хас булганча, бүләк белән килгән. Клубны техник баету өчен район мәдәният бүлеге 100 мең сумлык сертификат алды. Объект төзелешендә эшләгән «Вика» компаниясе җитәкчелеге һәм прораб рәхмәт хатларына лаек булды. Ал тасма тальян гармуннар моңы астында киселде, кунаклар, чакырылган артислар кечкенә авылның мәдәният учагына үтте. Бик матур бина, уңайлы, функциональ. Иркен тамаша залы, СДК мөдире кабинеты, гардероб. ФАПка урамнан аерым ишектән керәсе. Биредә кунакларны фельдшер Лилия Сөнгатуллина каршы алды. Шундый эш урыны булуына үзе дә ышанып бетми. Кабинет чиста һәм җылы гына түгел, бар таләпләр буенча җиһазланган да. Авылда 140 кеше яши, шуларның 16сы мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Лилия Радик кызы үзенең һәр пациентын тиешле шартларда кабул итә алачак. Республика һәм район җитәкчеләре графиклары тыгыз булу сәбәпле, авылда озак тоткарланмады. Ә менә авыл халкына һәм кунакларга әлеге көнгә махсус әзерләнгән концерт күрсәтелде. Янгын депосын караганнан соң югары кунак муниципаль район башлыгы озатуында "Фоника Гипс" заводында әзер продукция цехында булды, анда импровизацияле сәхнәдән бирегә җыелган предприятие коллективы һәм район активы алдында чыгыш ясады. Чараны Зөфәр Гарәфиев ачты, ул гамәлдәге максатлы программалар кысаларында районда башкарылган эшләр, шәһәр төзүче предприятиеләр, социаль өлкә учреждениеләре эше турында сөйләде, авыл хуҗалыгындагы хәлләрне билгеләде, һәр яктан ярдәм күрсәтүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Илдар Шәүкәт улы сүзен районда һәм әлеге предприятиедән алган тәэсирләреннән башлады: "Районның бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгында гына түгел, зур потенциаллы, перспективалы, яхшы амбицияле, масштаблы производствода да үзен күрсәтү мөмкинлеге бар. Башка районнар сездән көнләшә, чөнки биредә шундый зур җитештерү предприятиесе эшли... Район үзенчәлекле, ул инвестицияләр, кайбер программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә структура һәм социаль яктан үзгәрә, халык өчен уңайлыклар булдырыла. Районда туризмны, балыкчылыкны үстерү өчен шартлар бар". Моннан тыш, ул болай диде: "Без ике объектта булдык, клуб һәм завод янында төзелгән янгын частен карадык. Болар районда һәм республикада башкарылган эшләрнең бер өлеше генә". Илдар Шәүкәт улы сүзләренә караганда, республикада 30дан артык программа тормышка ашырыла, башкарылганы да шактый, әмма эшлисе эшләр дә күп. Ул киләчәктә республиканы социаль-икътисади үсеше бурычлары турында да сөйләде. Гражданнар җыеннарында юл төзелеше һәм авылларда әһәмиятен югалтмаган су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелүен билгеләп үтте. Чыгышы ахырында ул районда 2-3 ел элек билгеләнгәннәрнең барысы да үтәлүен әйтте. «Тотрыклы үсештән дә яхшысы юк», - диде Премьер-министр. Зөфәр Галимулла улы район халкының иң зур теләге- Осинники, Ясная Поляна һәм Ишем авылларына кадәр юл салу, диде. Халык җыенында ТР куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев