Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормышның төп законы

Россия Федерациясе Конституциясенең егерме еллыгына мәктәпләребездә әлеге истәлекле датага әзерлек күпкә алдан башланды. - Белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган Бөтенроссия ачык дәресләр үткәрелде, - ди тәрбия эше буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. - Дәресләр төрле формада - сыйныф сәгатьләре, интеллектуаль уеннар, мавыктыргыч...

Россия Федерациясе Конституциясенең егерме еллыгына мәктәпләребездә әлеге истәлекле датага әзерлек күпкә алдан башланды.

- Белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган Бөтенроссия ачык дәресләр үткәрелде, - ди тәрбия эше буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. - Дәресләр төрле формада - сыйныф сәгатьләре, интеллектуаль уеннар, мавыктыргыч турнирлар, викториналар формасында үткәрелде. Укучыларның илебезнең төп Законы турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатында сентябрь-октябрьдә Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышлап биш номинациядә мәктәп проектлары бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурста Тәмте мәктәбе укучылары «Рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы» номинациясендә, Сөйки мәктәбе укучылары «Хикәяләр конкурсы» номинациясендә, Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары «Укучылар проектлары конкурсы» номинациясендә, Кирельск мәктәбе укытучысы «методик эшләнмәләр конкурсы» номинациясендә катнашты. Конкурс эшләрен тикшерү йомгаклары буенча 11 сыйныф укучысы Айрат Сафин һәм башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Назарова эшләре конкурсның төбәк этабына җибәрелде.

Парламент дәресе кысаларында республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясап, Иске Казиле, Кама Тамагы, Тәмте урта мәктәпләре башлангыч сыйныф укучыларының «Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт символлары» балалар рәсеме конкурсында актив катнашуларын билгеләп үтәргә кирәк. 5-9 сыйныф укучылары арасында иҗат эшләре конкурсында Затон, Иске Казиле, Кама Тамагы урта мәктәпләре укучылары лидерлар булды. Иң яхшы эшләр районыбыз данын республика масштабында яклаячак.

Укытучылар да читтә калмый. Алар Парламент дәресе үткәрү буенча методик эшләнмәләрнең республика (читтән торып) конкурсында катнаша. Йомгакларны ТР Мәгарифне үстерү институтының эксперт төркеме ясый. Өлеге эшнең төрлелеге гаҗәпләндерә. Иске Казиле мәктәбе укытучысы Л. Яруллина «Тормышның төп законы» дигән радиотапшырулар сериясе оештырган. Өлкән сыйныф укучылары белән «Россия Федерациясе Конституциясе: җәмгыять һәм дәүләт өчен гаделлекнең әхлакый ориентирлары» дип исемләнгән фәнни-практик конференция үткәрелгән. Тәмте урта мәктәбе укучылары ылыслы агачлар аллеясе утырткан, аңа «Россия Федерация Конституциясенә 20 ел» дип исем биргәннәр (рәсемдә). Сөйки мәктәбендә «Ватаныбыз - Россия» тарихи-мавыктыргыч турнир үткәрелгән. Районның барлык мәктәпләрендә әлеге темага китап күргәзмәләре оештырылган, «Ватаным - Россия» рәсем конкурсы, тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев