Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормышны бар яклы күрү

22 ноябрьдә Россиядә психолог көне билгеләп үтелә. бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора. «Салават күпере» балалар бакчасы педагог-психологы Лилия Тимергалиева үз һөнәрен аңлы рәвештә сайлый һәм очраклы гына түгел. Мәктәптә укыган елларда ук аны кешенең...

22 ноябрьдә Россиядә психолог көне билгеләп үтелә.
бу көн чираттагы тапкыр кешеләргә психолог һөнәренең әһәмияте турында искә төшерә, чөнки кешенең психологик сәламәтлеге физик сәламәтлек белән бер тиңдә тора.
«Салават күпере» балалар бакчасы педагог-психологы Лилия Тимергалиева үз һөнәрен аңлы рәвештә сайлый һәм очраклы гына түгел. Мәктәптә укыган елларда ук аны кешенең асылы, эчке дөньясы турындагы сораулар борчый, теге яки бу проблеманың асылын беләсе һәм кешеләргә аларны җиңәргә өйрәтәсе килә.
Лилия Рәүхәт кызы «Салават күпере» балалар бакчасына күптән түгел - Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаганнан соң килә. Килә дә, баштан аяк эшкә чума. барлык төркемнәрдә мониторинг үткәрә, балалар белән эш алымнары һәм формаларын ачыклый. Психолог тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән аерым эшләүдә уй-планнар барлыгы турында сөйли. Болар - төс терапиясе, музыка терапиясе, эш итүнең тест һәм уен формалары.
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ачыкланган төп психолог проблемалар турындагы сорауга Лилия Рәүхәт кызы гиперактивлыкны, агрессияне билгеләп үтә. Ул гаиләдәге яшәү рәвеше, андагы үзара мөнәсәбәт нәтиҗәсе булып тора. Балаларның күпчелегенә үткәрелгән рәсем тесты гаиләдә нинди проблема барлыгын ачык күрсәтә.
- Диагностика, тестлар миңа коррекция һәм аерым эшләү өчен төркем сайларга мөмкинлек бирә, - ди психолог. Балалар белән беррәттән дәресләр, тренинглар, релаксация курсларын Лилия Рәүхәт кызы балалар бакчасы педагоглары һәм персоналы белән дә үткәрә.
«Мәгариф» командасы - релаксация курсларының берсе. Ул, психолог әйтүенчә, коллективны тупларга, шәхесара, һөнәри бәйләнешне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Күптән түгел балалар бакчасында «Яшь ата-аналар» мәктәбе оештырылган. Анда ата-аналар белән тренинглар һәм дәресләр үткәрү өчен психолог көтелә.
Психик сәламәтлек иминлек турында сөйли, ул вакытта кеше үз потенциалын гамәлгә ашыра ала, гадәти тормышчан стрессны җиңә, нәтиҗәле эшли, шулай ук җәмгыять тормышына үзеннән өлеш кертә ала.
Психологлар безгә тормышны һәръяклап күрергә, сабыр, авырлыкларны җиңә, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнүдә ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев