Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тормыш сынауларын үтеп

90, 95 яшьләрен билгеләп үтүчеләр очрый әле, ә менә бер гасырлык гомер итүчеләр сирәк ул. «Минем хезмәт юлымда безнең Осинники җирлегендә бу беренче очрак»,- дип гаҗәпләнүен яшермәде әлеге җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев. Шлыкова Ксения узган пәнҗешәмбедә 100 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кызы Валентина Николаевна белән җыйнак өйдә яши алар....

90, 95 яшьләрен билгеләп үтүчеләр очрый әле, ә менә бер гасырлык гомер итүчеләр сирәк ул. «Минем хезмәт юлымда безнең Осинники җирлегендә бу беренче очрак»,- дип гаҗәпләнүен яшермәде әлеге җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев.
Шлыкова Ксения узган пәнҗешәмбедә 100 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кызы Валентина Николаевна белән җыйнак өйдә яши алар. Узган гомер бушка үтмәгән. Яшьли Осинники совхозында төрле җирдә хезмәт иткән бу кечкенә әби. "Әти-әни укырга җибәрмәгән", - дип аз гына үпкә дә белдереп куя. «Без хәтерлибез әле аны, җилкәсендә я утын, яисә печән булыр, шулай өенә ашыга иде», - ди авылдашлары. Әйе, тормыш барысын да күрсәткән. Ире Николай Максимович сугыш кырында ятып кала, аның истәлеге - бердәнбер кызлары. «Юк, мин ялгыз булмадым, өч оныгым, 6 оныкчыгым, 2әү аларның балалары", - ди һәммәсен дә аңлап, ялгышмый сөйли гомер буе ирен көтеп яшәгән карчык. Сәламәтлеге мактанырлык булмаса да (күзләр күрми, ишетүе начар), зарланмый ул һәм бик аз ашый, дару төймәләре бер дә кулланмый. Юбилярга МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев "Позис" суыткычы бүләк итте, ул аш бүлмәсен яктыртып басып тора. РФ Президенты Владимир Путин телеграммасын һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның алтын хәрефләр белән язылган тәбрикләү хатын МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов укып бирде. Анда мондый сүзләр бар: "Сез безнең өчен җиңүче буын, тормышта сезгә туры килгән барлык катлаулы сынауларны лаеклы үтеп, туган ил иминлеге өчен Сез зур батырлык һәм патриотизм, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттегез. Без Сезгә сокланабыз һәм сезнең белән горурланабыз, тормышыгызны имин итү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Нык сәламәтлек һәм оптимизм телим". Аннан соң Әхәт Сәгъдиев йөзъяшәр әбигә кыйммәтле бүләк тапшырды. Аны котларга ветераннар Советы рәисе Мария Богатова да килгән. Ул авылдашына игътибар һәм хөрмәт күрсәткән җитәкчеләргә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев