Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торак йортларга һәм объектларга капиталь ремонт программалары дәвам итә

2015 ел үз хокукларына керде. Ул бик үк шатлыклы башланмады. Күпләргә үз планнарын үзгәртергә туры килде. Әмма республикада, барлык авырлыкларга карамастан, капиталь ремонт һәм социаль-көнкүреш-мәдәни объектларны, торак һәм коммуналь челтәрләрне ремонтлау программалары буенча эш тынып тормый. Быел район халкын нинди уңай үзгәрешләр көтүе хакында МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат...

2015 ел үз хокукларына керде. Ул бик үк шатлыклы башланмады. Күпләргә үз планнарын үзгәртергә туры килде. Әмма республикада, барлык авырлыкларга карамастан, капиталь ремонт һәм социаль-көнкүреш-мәдәни объектларны, торак һәм коммуналь челтәрләрне ремонтлау программалары буенча эш тынып тормый. Быел район халкын нинди уңай үзгәрешләр көтүе хакында МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков сөйли.

- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә капиталь ремонт дәвам итәчәк. Быел Кама Тамагындагы «Кояшкай» балалар бакчасының иске корпусына ремонт ясалачак. Биредә түбәсе алыштырылачак, биналарга косметик ремонт үткәрелеп, яңа бинага җылы керү юлы ясалачак. Тенеш клубына ремонт тәмамлана. Ул билгеләнгән вакытка тапшырылыр, дип өметләнәбез. Быел районда Ишем, Олы Салтык һәм Олы Яңасала авылларындагы ФАПларга ремонт ясау көтелә. Әлеге максатларга һәр ФАПка 100әр мең сум акча тотылачак. Авыл хуҗалыгы идарәсе бинасына ремонт башланды, аның бәясе 450 мең сум тәшкил итәчәк. Узган елда планлаштырганча, Затон кадет мәктәбенә капиталь ремонтка 16 миллион сум акча тотылачак. Биредә түбәсен, тәрәзә блокларын, җылыту, суүткәргеч системасын һәм электр чыбыкларын алыштыру күздә тотыла. «Кулай мохит» программасы буенча да эш дәвам итәчәк. Быел Затонның ике мәктәбендә дә култыксалар пәйда булачак, аларга 2,5 милн. сум акча тоту күздә тотыла. «Чиста су» программасы буенча быел Кирельск авылында суүткәргеч челтәре алыштыра башланачак. Аның бәясе 6,7 милн. сум. Кама Тамагында Южная Околицага кадәр суүткәргеч төзелеше дәвам итәчәк. Хәзер район үзәгендә су яңа челтәрдән килә, әмма иске скважинадан. Яңа скважинадан су югары басымлы, аңа челтәрнең кайбер участоклары түзми,шуңа күрә яңа скважинага язын гына күчәчәкбез. Алдан системага басымны төшерүче клапан һәм насос станциясе куелачак, «Алтай» микрорайонын су белән тәэмин итү өчен туплагыч сыешлык өстәрәк урнашкан. Җәй көне иске системага ревизия ясалачак, ул резервлы суүткәргеч булып кала. Суэтем башняларының бер өлеше сүтеләчәк. Торак фондта күпфатирлы 10 йортка капиталь ремонт ясалачак, гомуми суммасы 7 миллионга якын. Куйбышев затонда алты һәм Кама Тамагында -Тенештә икешәр йорт. Кама Тамагында «Кама» ООО төзүчеләр бригадасы эшкә кереште инде. Урамнарны яктырту программасы да дәвам итә. Быел республика шулай ук 5 миллион сум акча бүлеп бирәчәк, ул иске һәм җитешеп бетмәгән яктырткычларны алыштыруга һәм куюга тотылачак. 14 торак пункт «Парклар һәм скверлар елы»нда район үзәгендә «Акчарлак» спорткомплексы янында парк төзелеше дәвам итәчәк. Биредә юллар салынып, фонтан куелачак һәм агачлар утыртылачак. Ниһаять, быел ЦРБга реконструкция тәмамланачак. Лифт җибәрелде инде, ел дәвамында подвал һәм беренче катта ремонт тәмамланып, беренче кат административ биналарга биреләчәк. Алда эш күп, иң мөһиме - барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкару. Рәсемдә: Илнар Әхмәдуллин, Денис Сороковнин, Виталий Мокшин Кама Тамагындагы Дзержинский урамындагы торак йорт фасадын ремонтлауга баскычлар куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев