Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төлке ташланса нишләргә: Кама Тамагы белгечләре киңәш бирә

Кама Тамагы штпда көпә-көндез, төлке бер малайга ташлана. Бу вакыйга берничә көн элек Ленин урамында сәгать 12.00 тирәсендә була. Урам буйлап барган малай каршына тыкрыктан төлке килеп чыга. Яшүсмер куркынычны аңламыйча юлын дәвам итә. Урамдагы кешеләр малайны кисәтергә теләп кычкырып та карыйлар, әмма ул ишетми. Малайга берничә метр калгач төлке...

Кама Тамагы штпда көпә-көндез, төлке бер малайга ташлана. Бу вакыйга берничә көн элек Ленин урамында сәгать 12.00 тирәсендә була.

Урам буйлап барган малай каршына тыкрыктан төлке килеп чыга. Яшүсмер куркынычны аңламыйча юлын дәвам итә. Урамдагы кешеләр малайны кисәтергә теләп кычкырып та карыйлар, әмма ул ишетми. Малайга берничә метр калгач төлке сикереп беләгенә ябыша. Яшүсмер куркып кала, төлкедән ычкынып чак кына машина астында калмыйча, юлның икенче ягына йөгереп чыга.
Бу хәлне күзәтеп торучылар шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта. Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтелә, әмма төлкене тота алмыйлар, ул качып өлгерә. Барлык билгеләр буенча төлкедә котыру чире бар.
- Төлкенең котыру чире йоктыруын раслау өчен патологик материал кирәк, ул экспертизага җибәрелергә тиеш иде, әмма ул юк. Чөнки аучылар төлкене тота алмаган, - ди ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Владимир Россиев. - 2014 елда районда хайваннарның котыру чире йоктыруының 10 очрагы теркәлгән, 2015 елда - 2 очрак. Бу вакытта карантин кертелгән иде. Авыру йоктыруның кимүенә йорт хайваннарына һәм район хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлеккә вакытында вакцина ясау тәэсир иткәндер. Без бу эшне башладык һәм ул райондагы аучылар белән ел дәвамында алып барылачак. Капсуллардагы препарат махсус азыкка кушыла, аны аучылар төлке өннәре янында калдыра. Хайваннарны котыру авыруыннан саклау өчен препаратны бер тапкыр бирү дә җитә. Шуңа күрә төлкеләрдә котыру чире көтелми.
- Медиклар зыян күргән яшүсмергә нинди ярдәм күрсәткән?
- Унөч яшьлек үсмергә район сырхауханәсе белгечләре беренчел медицина ярдәме күрсәтә. Аны хирург карап, яраларын эшкәрткән һәм укол ясаган. Хәзерге вакытта ул яшәү урыны буенча Казан шәһәренә җибәрелде һәм кисәтү дәвалануын шунда үтә, - диде эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Әлфинур Бикмөхәммәтова.
Искә төшереп китик: котыру чире - кискен инфекция авыруы, ул үзәк нерв системасын зарарлый һәм кеше өчен үлем белән тәмамланырга мөмкин. Хайваннар һәм кешеләр тешләнгәндә яки чирле (котырган) хайван селәгәе аша авыру йоктыра. Авыруның беренче билгеләре тешләнгән урында барлыкка килә, ул шешә, кызара, бу урын кычыта һәм авырта. Хәл китә, баш авырта, аппетит кими, тән температурасы 37,5 градуска күтәрелә, эч китәргә мөмкин. 2-3 көннән соң сулыш алу һәм йоту кыенлаша, көзән җыера, галлюцинация башлана. Аннан соң төрле органнар параличлана һәм нәтиҗәдә авыру үлә.
- Авыру җәнлекне ничек танырга?
- Кыргый төлкеләр район торак пунктларына беренче тапкыр гына килми, - диде Кама Тамагы ау хуҗалыгы дәүләт ау инспекторы Рамил Сафин. - Бу бик җитди проблема. Төлкеләр йорт хайваннарына, кош-кортка һөҗүм итә. Аеруча елгалар боз белән каплангач Кама тыюлыгыннан авылларга чыгалар.
Аучы сүзләренә караганда болар яшь төлкеләр, алар үзләрен сәер тота - бернәрсәдән дә курыкмыйлар, юлларга чыгалар, йортлар янына киләләр.
- Безнең районда өч ау хуҗалыгы эшли. Аның членнары төлкеләрне даими атып тора. Әмма закон нигезендә торак пунктлар эчендә атарга ярамый. Аткан җәнлекләр чирне ачыклау өчен экспертизага җибәрелә. Арада котыру чире йоктырмаганнары да очрый, - ди Рамил Хәмит улы.
- Әгәр сезгә төлке ташланса нишләргә?
- Чирле төлке корбанына әверелмәс өчен, беренчедән, туктап калырга һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Икенче кагыйдә - әйләнеч юл сайлап һәм ашыкмыйча гына, төлкегә арка белән борылмыйча куркынычсыз урынга күчү. Шунда ук кыргый җәнлекләр аулау яки коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Әгәр төлке ташлана икән, үзеңне тешләүгә юл куймау, тешли калса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Теләсә кайсы хайванның тешләве яки селәгәе сәламәтлек өчен куркыныч, шуңа күрә бу очракта шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү таләп ителә. Бу урынны шунда ук сабынлы су белән дә юарга кирәк.
- Торак пунктларда кыргый җәнлекләр күргән очракта кая шалтыратырга?
-Үзләрен сәер тоткан яки котыру чире билгеләре булган җәнлекләр күргәндә 89272406170 телефонына шалтыратырга (Кама Тамагы ау хуҗалыгы муниципаль ау җәмгыяте) яки 2-12-70 телефонына ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны аеруча куркыныч авыру - котыру чиреннән саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев