Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән мәктәпкә...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан үткәрелә. Ул беренче сыйныфка баручы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә хәйриячеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Традицион рәвештә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге акцияне оештыручылар...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" Республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан үткәрелә.

Ул беренче сыйныфка баручы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә хәйриячеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Традицион рәвештә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге акцияне оештыручылар булып тора. Акцияне оештыручыларның бурычы- мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү. 2007-2013 елларда акция кысаларында безнең районда аз тәэмин ителгән 230 гаиләдән беренче сыйныфка баручыга 460 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Яңа уку елында беренче сыйныфка 142 бала укырга керә. Шулардан 35е ярдәмгә мохтаҗ. Моның белән берлектә, акция кысаларында 2-11 сыйныфларда укучы аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ата-анасы инвалид булган һәм инвалид балаларга да хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк. Бу акция соңрак була. Мәктәп букчасының комплекты гадәттәгечә кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма, спорт формасы комплекты керә. Татарстан республикасында 2014 елда мәдәният елы кысаларында әлеге җыелмага Татарстан республикасының тарихи-мәдәни мирасы турындагы китаплар, альбомнар комплектын, төбәк компонентын исәпкә алып балалар әдәбиятын кертү дә күздә тотыла. - Акция кысаларында 23 июльгә районның 35 оешмасы һәм предприятиесе 87700 сум акча күчерде,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузеева. - Тагын "Өмет" хәйрия счетына "Ак Барс" банкы 30 мең сум күчергән. Гадәттәгечә элемтәчеләр беренчеләр өчен биш букча әзерли. Агымдагы елда үзебезнең беренче сыйныфка баручылар өчен дә, Украинадан кайтучылар өчен дә ярдәм булачак. Якынча мәгълүматларга караганда, бу гаиләләрдән 5 бала башлангыч сыйныфка укырга бара. Акциядә катнашкан барлык хезмәт коллективларына, 500 сум һәм 10000-15000 сум акчаларын кызганмаучыларга рәхмәт белдерәбез. Һәркем акциягә кушылып, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. 24 июльдә Кама тамагы урта мәктәбенең актлар залында әлеге вакыйгага катнашы булучылар-беренче сыйныфка укырга керүчеләр, хәйриячеләр, оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, ата-аналар җыелды. - Сез каян?- дип сорыйм ата-аналардан. - Варварино, Атабай, Тәмте, Тенештән. - Әлеге акциягә мөнәсәбәтегез нинди? - Анда катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бу безнең өчен зур ярдәм. - Безнең гаиләдә сигез бала, ирем генә агрофирмада эшли. Бу безнең өчен яхшы старт. Без икенче тапкыр ярдәм алабыз. Барысына да рәхмәт! Алар алдында котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты. "Безнең район халкының, беренче сыйныфка баручы булсынмы, Украинадан күчеп кайтучылармы яки янгыннан зыян күрүчеләрме - беркайчан да чит проблемаларга битараф калмавы белән горурланам. Кешеләрнең мәрхәмәтлеге һәм игелеге мохтаҗларның тормышындагы иң авыр вакытларны үткәреп җибәрергә ярдәм итә. Бу акциядә дә ел саен катнашучылар саны арта, беренче сыйныфка баручы нәни гражданнарга ярдәм итү өчен акча күбрәк җыела. Аларның юллары якты, бәхетле һәм шатлыклы булсын". Мәктәп турындагы җырлар яңгыратып беренчеләргә мәктәп букчалары һәм спорт формасы комплектлары тапшырылды. Шушы көндә балалар һәм ата-аналар гына түгел, акцияне оештыручылар һәм бүләк тапшыручыларның да шатлыклары чиксез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X