Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән бакча җанлана

Агымдагы елда Кама Тамагы штп һәм Тәмтедә яңа балалар бакчасы һәм Тенеш штпда реконструкциядән соң бина балаларны үзенә кабул итә. Гомумән алганда, районда яшәүче 130 бала заманча шартларга туры килгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөриячәк. - Эшләр шактый әле, - ди Кама Тамагы штпдагы төзелеш участогы прорабы Александр Сомов. -Кичә монда...

Агымдагы елда Кама Тамагы штп һәм Тәмтедә яңа балалар бакчасы һәм Тенеш штпда реконструкциядән соң бина балаларны үзенә кабул итә.

Гомумән алганда, районда яшәүче 130 бала заманча шартларга туры килгән мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөриячәк. - Эшләр шактый әле, - ди Кама Тамагы штпдагы төзелеш участогы прорабы Александр Сомов. -Кичә монда эшләүчеләр бик күп иде, түбә ябуны тәмамладык. Бүген бер генә белгеч калды, ул - Рамил Шәйхетдинов (рәсемдә) җилләтү торбасына калпаклар куя. Эчтә штукатур эшләре тәмамланды, суүткәргеч, канализация, җылыту системасына күчәбез. Электр үткәрдек инде. Александр Тимофеевич белән булачак төркем, йокы, чишенү бүлмәләрен, спорт залын, шулай ук кухня, кер юу һәм шәфкать туташы, мөдир бүлмәләрен карадык. Төркем һәм чишенү бүлмәләрендә җылы идәннәр булачак, һәр төркемнең тагын бер чыгу ишеге бар. - Бүгенге көндә идәннәрне җылыту белән шөгыльләнәбез - гидроизоляция, аннан соң кирамзит салабыз. Шуның өстенә идәнне җылыту торбалары куелачак. Ярдәмче биналарга плитка ябыштырыла,-дип дәвам итте Александр Тимофеевич. - Объектны билгеләнгән срокларга тапшыру чынбарлыкка туры киләме? - Шушы көннәрдә сантехник эшләр өчен материаллар кайтачак,- ди "Кама" ООО подряд оешмасы баш инженеры Рамил Галимов. -Коммуникацияләрдән соң шунда ук бинаның эчке эшләренә күчәбез. Әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү эшләре йомгаклау этабы булачак. Рамил Ирек улы һәр төзелешнең төп проблемасы булган кадрлар җитешмәүне билгеләде. Районда төзүчеләр юк диярлек. Ташчылар, түбә ябучыларны республика буенча эзләргә кирәк. -Балалар бакчасы бинасын төзү өчен 16 ташчы таләп ителде, Тәтештән 8 кеше җыйдым. Ә алар районда гомумән юк. Прораб итеп пенсионер Александр Тимофеевичны чакырдым, аңа лаеклы алмаш юк. Кадрлар проблемасы бездә кытлык кичерә, чөнки һәр сезон районда өч-дүрт ФАП, мәдәният йорты, балалар бакчасы төзелә, мәктәпләр ремонтлана. Һәр объектка да төзүчеләр кирәк. Барлык проблемаларга карамастан, сентябрьдә яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ача. Иркен һәм якты төркемнәр шатлыклы балалар тавышына күмелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев