Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән мәктәпкә

Яңа уку елы алдыннан педагоглар традицион йомгаклар ясыйлар, стратегия билгеләп, киләчәккә бурычлар куялар. Укытучыларның август киңәшмәсе шул максатларны күздә тота.

Бу көнне һава торышы да матур булды, балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көче белән әзерләнгән конференциядә катнашучыларны котлау район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды.
Конференция эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы баш белгече Рәисә Хисамова катнашты.
Иң элек районның гомумбелем бирү мәктәпләре һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре әзерләгән видеопрезентация күрсәтелде, алар ярдәмендә педагоглар укучыларны патриотик, экологик, хезмәт белән тәрбияләүдәге уңышлары турында сөйләделәр.
Конференцияне Зөфәр Гарәфиев ачты. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның укытучыларның республика форумында педагоглар алдына куйган бурычларына тукталды.
-Бүген безнең алга куелган төп бурычларның берсе - үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү һәм моның өчен районда барлык шартлар да бар,- дип билгеләде Зөфәр Галимуллович. - Әмма алга куелган бурычларны үтәгәндә төрле ведомстволар арасында килешеп эшләү һәрвакытта да сизелми. Башлангыч һөнәри белем бирүгә аерым игътибар итәргә кирәк, аны укучылар мәктәптә дә алырга мөмкин. Совет мәктәпләре тәҗрибәсен яңартсак яхшы булыр иде, ул вакытта укучылар аттестат белән бергә тегүче, аш пешерүче, тракторчы таныклыклары алып чыкты.
Аннары отчет доклады белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда укытучыларның мотивациясен арттыруга юнәлдерелгән мастер-класслар, "Безнең иң яхшы укытучы", "ИТК иң яхшы укытучы" кадрлар проектлары актив тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә, БДИ һәм ДЙА баллары сизелерлек арта.
Бүген районның мәгариф системасында 14 мәктәпкәчә яшьтәге, 24 гомумбелем бирү учреждениесе, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Мәгариф учреждениеләре челтәрен реформалау барышында Затон мәктәбе һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Красновидово мәктәбенә ремонт төгәлләнеп килә. Аз комплектлы мәктәпләрне үзгәртеп төзү дәвам итә. 8 укучыны база мәктәпләренә алып килү оештырылган.
Илшат Мәхмүтович белем бирү процессына "Кулай мохит" программасы таләпләрен кертү, сәләтле балалар белән эшләү һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул шулай ук укытучыларның төрле проектларда актив катнашуын билгеләде. Мәгълүмат-компьютер технологияләре, укытучылар һәм укучылар алдында зур мөмкинлекләр ача, алар белем бирү процессында актив кертелә.
Хәзерге заман укытучылары алдында торган бурычларны хезмәттәшләре каршында чыгыш ясаган район мәктәпләре җитәкчеләре һәм педагоглар тәкъдим итте. Гаилә тәрбиясенә багышланган Тәмте мәктәбе директоры Лидия Акутина чыгышын чиркәү рухание Владислав атакай дәвам итте.
Рәисә Тәлгать кызы безнең укытучыларның зур потенциалын һәм тәҗрибәсен, яңалыкларга омтылуын билгеләде. "Бүгенге әйтелгән сүзләр барысы да район педагоглары коллективының максатка юнәлешле зур эшен күрсәтә",- диде ул.
Традицион рәвештә конференциядә яшь педагоглар- чит телләр, физик культура, тарих укытучыларын тәкъдим иттеләр.
Август киңәшмәсе ахырында тәҗрибәле педагоглар Россия һәм Татарстан Мәгариф министрлыгы, муниципаль район Советы, мәгариф бүлеге грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Иске Казиле урта мәктәбе укытучысы Әнисә Сафина (рәсемдә) иң югары бүләкләрнең берсе "Россия мәгариф системасының почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесенә лаек булды.
РФ Мәгариф министрлыгы мактау кәгазе Ирина Елантьева, Любовь Елагина (Затон), Асия Гариева (Олы Кариле) һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәровка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев