Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән яңа клуб булачак

Соңгы елларда районыбызда төзелешләр туктап тормый. Мисал өчен мәдәният учакларына игътибар артты. Республика программасы буенча узган ел Мордва Каратаенда комплекслы бина файдалануга тапшырылса, (ә халыкның аңа ничек сөенүен сүзләр белән генә аңлатып булмый) быел Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада 200 урынлы мәдәни комплекс төзеләчәк. "Альтаир-1» ООО төзелеш фирмасы подрядчылары...

Соңгы елларда районыбызда төзелешләр туктап тормый.
Мисал өчен мәдәният учакларына игътибар артты. Республика программасы буенча узган ел Мордва Каратаенда комплекслы бина файдалануга тапшырылса, (ә халыкның аңа ничек сөенүен сүзләр белән генә аңлатып булмый) быел Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада 200 урынлы мәдәни комплекс төзеләчәк. "Альтаир-1» ООО төзелеш фирмасы подрядчылары аның фундаментын 7 декабрьдә башлаган иде. Стеналарын да сары силикат кирпечтән кыш көне үк өйделәр. Юллар өзелгәндә бераз тоткарлык булды һәм менә апрель азагында Апаста түбә ябу өчен атламалык материалны әзерләп үк килгәннәр. Майның кояшлы матур көннәрендә иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Материал белән тоткарлык юк. Без барганда бригада такта төяр өчен Апаска киткән иде, калган төзүчеләр Николай Чернов белән Василий Обручков электр станогында такта тигезли иде. "Кайчылыкларны куеп бетергәч, такта кагабыз һәм түбәне профнастил белән ябабыз",- ди Николай. Прораб Айрат Бухараев сүзләренә караганда, башка клублардан аермалы буларак, биредә инвалидлар өчен пандуслар куела һәм алар өчен залда махсус сәхнә алдында урын бирелә. Шулай ук китапханә, медпункт өчен аерым бүлекләр булачак. "Төзелешне Туфан аганың туган көненә файдалануга тапшырырга уйлыйбыз, ягъни август аенда»,-ди Айрат Бухараев. Димәк, мәрәтхуҗалыларны яңа матур клуб сөендерәчәк, мәдәни ял өчен барлык шартлар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев