Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тынгысыз йөрәкләр лидеры

1755 елның 25 гыйнварында, изге Татиананы искә алу көнендә патшабикә Елизовета Петровна Мәскәү университеты ачылу турында указга кул куя һәм шуннан башлап ел саен бу уку йортында Татьяна көнен билгеләп үтәләр, ә 2005 елдан ул Бөтенроссия студентлар көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан без әлеге исем иясе Кама Тамагы урта мәктәбенең...

1755 елның 25 гыйнварында, изге Татиананы искә алу көнендә патшабикә Елизовета Петровна Мәскәү университеты ачылу турында указга кул куя һәм шуннан башлап ел саен бу уку йортында Татьяна көнен билгеләп үтәләр, ә 2005 елдан ул Бөтенроссия студентлар көне буларак билгеләнә.
Шул уңайдан без әлеге исем иясе Кама Тамагы урта мәктәбенең 11Б сыйныф укучысы Татьяна Перцева белән очраштык. Тыйнак Татьяна мәктәп оешмасы лидеры- "тынгысыз йөрәкләр союзы" укучылар үзидарәсе президенты, алар чын мәгънәсендә файдалы һәм әһәмиятле эшләр белән шөгыльләнә. Яңа ел алдыннан аның членнары "Өмет яры" балалар приютында булдылар, бәйрәм тамашасы күрсәтеп, мәктәпнең хәйрия ярминкәсендә җыелган акчага сатып алынган күчтәнәчләр тараттылар. Аннан соң, Таня билгеләп үткәнчә, бер сәгатькә якын үз яшьтәшләре һәм кечкенә балалар белән аралашканнар, очрашулар ел саен оештырылганлыктан дуслашырга да өлгергәннәр. Үзидарә тәкъдиме белән "Зыянлы гадәтләргә альтернатива" мәктәп агитбригадасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Таня, бердәм дәүләт имтиханнарына һәм югары уку йортына керергә әзерләнүгә карамастан, спорт белән дә шөгыльләнә, күптән түгел генә мәктәп командасы составында "КЭСБАСКЕТ" баскетбол лигасы мәктәп ярышларында катнашты. «Яшь буенча Бөтендөнья Универсиадасында волонтер була алмасам да, җанатар буларак, бу ярышларны күрергә телим",-диде Татьяна. Спорт укуга берничек тә комачаулый алмый, киресенчә максатка юнәлешле эш итәргә булыша".
Бары тик «5»ле билгеләренә генә укуы моңа мисал булып тора. Узган ел ул рус теленнән олимпиаданың муниципаль этабында җиңеп, республика этабында да үз көчен сынап караган. Агымдагы елда рус төркемендә татар теленнән олимпиаданың район этабында җиңүче булган. 2011 елда Казанда "ХХI гасыр мәктәбе" проектын яклап, диплом һәм кыйммәтле бүләк алган. Таняның мәгълүмат технологияләре өлкәсендә яхшы белгеч булу хыялының тормышка ашуын телибез. Ә районыбыз студентлары укуларын уңышлы тәмамлап үз юлларын тапсыннар диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X