Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таучылар уңышы

Россиядә бай гипс базары булуга карамастан, Кама Тамагы гипсы үзенең табигый сыйфатлары нәтиҗәсендә зур ихтыяҗ белән файдаланыла. Шуңа предприятиедә гипс ташы чыгару ел саен арта бара. Агымдагы елда Рудник аны 720 мең тоннага җиткерергә планлаштыра. -Безнең төп бурыч ташны чыгарып, саклап һәм вакытында кулланучыга җиткерү, - ди предприятие генераль директоры...

Россиядә бай гипс базары булуга карамастан, Кама Тамагы гипсы үзенең табигый сыйфатлары нәтиҗәсендә зур ихтыяҗ белән файдаланыла. Шуңа предприятиедә гипс ташы чыгару ел саен арта бара. Агымдагы елда Рудник аны 720 мең тоннага җиткерергә планлаштыра.
-Безнең төп бурыч ташны чыгарып, саклап һәм вакытында кулланучыга җиткерү, - ди предприятие генераль директоры Сергей Алешин. - Бу еллар эчендә без заказчы каршында да, ташучы каршында да үзебезнең килешү йөкләмәләрен төгәл үтәргә өйрәндек. Нәкъ менә шуңа күрә Россиянең гипс базарында 6 процентны ышанычлы тотабыз. Безнең продукция кулланучылар арасында Мәскәү, Ярославль, Ульяновск, Жигулевск, Вольск, Самара, Свердловск, Новосибирск заказчылары бар. Моннан тыш, безнең ятмаларда күп кенә аспектлар нәтиҗәсендә булган таш күләменең 52 проценты өскә чыгарыла.
Бүгенге көндә без үзгәртеп төзү чорына кадәр җитештерелгән дәрәҗәгә чыктык. Әмма шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 1970 елларда 700 мең тонна гипс ташын чыгаруда Рудникта 350 кеше эшләгән булса, бүгенге көндә 170. Ул вакытта ике сменада 25 бораулаучы эшләсә, хәзер бары тик 8 генә.
8 ай йомгаклары буенча таш чыгару күләме 2012 ел дәрәҗәсенә карата өч процентка артты, - ди предприятиенең финанс директоры Линар Булатов. Ташны озату күләме узган елгы дәрәҗәдә, предприятие буенча уртача айлык хезмәт хакы 29 процентка артты.1 июньнән 30 ноябрьгә кадәр авышучы график белән җир астындагы таш чыгару һәм ваклау-сортларга аеру участокларында алты көнлек эш атнасы оештырылды. План буенча УБШ-501 бораулау җайланмасы һәм ЕК-14 экскаваторы сатып алынды, Т-330 тракторы капиталь ремонт узды. КТП-400 яңа трансформатор урнаштырылды, бинага һәм төп вентиляторның вентиляция каналына агымдагы ремонт үткәрелде.
Ел ахырына кадәр 12 млн.сумнан артык төзелеш-монтаж эшләре башкару һәм техника, җиһазлар алу планлаштырыла.
Агымдагы елгы фаразлар буенча гипс ташы чыгару 720 мең тоннадан артып китәчәк, кулланучыларга 700 мең тонна озатылачак, уртача айлык хезмәт хакы бер хезмәткәргә 31,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу шимбәдә таучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Традицион рәвештә поселокта яшәүчеләр шахтерларны хөрмәтләү өчен клуб янына җыелачак. ПСМ машинисты Альберт Гыйлметдинов, тау эшчесе Хәвия Хәсәнова, мастер Руслан Галиуллин, слесарь Николай Цыганов, бораулаучы Илмаз Хәйретдинов, шартлатучы Дмитрий Мальгин бәйрәмне югары күрсәткечләр белән каршы ала. Бу көнне ветераннар һәм юбилярларны да онытмыйлар. Предприятие ветераны Наталья Вәлиева агымдагы елда үзенең 90 яшьлеген, Иван Варюхин, Александра Яшагина 85 яшьлекләрен билгеләп үткән. Аларның барысын да бүләкләр һәм котлаулар көтә.
Күп санлы котлауларга без дә кушылабыз һәм районда алдынгы предприятиеләрнең берсе булган бу коллективка яңа хезмәт җиңүләре телибез.
Рәсемдә: таучылар сменадан чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев