Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанның иң иҗади татар кызы Кама Тамагыннан!

20 июнь көнне Казанда “Татар кызы-2018” бәйгесенең финалы булып узды. Анда безнең районнан Олы Кариле кызы Гөлүсә Зыятдинова катнашты.

Без аның өчен җан атып тордык. Нәтиҗәдә ул “Иҗади шәхес” номинациясендә җиңүче булды. Татарстанның иң матур ун кызының берсен – якташыбызны әлеге җиңүе белән котлыйбыз.

"Гөлүсәне бөтен районыбыз халкы исеменнән тәбрик итәбез һәм киләчәктә тагы да зур иҗади уңышлар теләп җиңүләргә ирешүен котеп калабыз. Молодец, Гөлүсә! Дөрестән дә, безнең алмагачлы, мәтрушкәле, гөлчәчәкле гүзәл Кама Тамагы җирендә зиһенле, күркәм сыйфатларга ия, көләч йөзле, шат күңелле, эшкә уңган Гөлүсәләр бик күп", - дип яза үзенең шәхси битендә Олы Кариледән Илсур Кәримуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев