Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге...

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8 гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин беренче урында, икенче урында Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән.

Владимир Жириновский өченче позициядә. Тавыш бирүчеләрнең 3,01 проценты аның яклы булган.

Максим Сурайкин 1,68 процент тавыш җыйган. Сайлаучыларның 1,33 проценты Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән.

Бер проценттан азрак тавыш җыючы кандидатлар түбәндәгеләр: Григорий Явлинский - 0,87 процент, Борис Титов - 0,59 процент, Сергей Бабурин - 0,58 процент.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 8 октябрь 2021 - 13:38
    Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел
    Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы территориясендә 6 мең пенсия яшендәге граңданин яши. Аларның 166сы – ялгыз, 669ы – ялгыз яшәүче, 1870 кеше – 70 яшьтән, 908 граждан – 80 яшьтән, 186 кеше 90 яшьтән өлкән.
    919
    0
    0
  • 17 сентябрь 2021 - 09:38
    Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды
    14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.
    1692
    0
    0