Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан террористик һөҗүмнәрдән ни дәрәҗәдә сакланган

Парижда килеп чыккан фаҗига бөтен дөньяны шаулатты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бүген Татарстанның терроризмга каршы комиссиясе һәм республиканың хокук саклау органнары катнашында чираттан тыш утырыш уздырды. Чарада катнашучылар республикадагы вәзгыять турында үзара фикер алышты, транспорт инфраструктурасы, куркыныч тудыра дип саналырга мөмкин булган объектлар, кеше аеруча күп урыннарның террорлык актларыннан...

Парижда килеп чыккан фаҗига бөтен дөньяны шаулатты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бүген Татарстанның терроризмга каршы комиссиясе һәм республиканың хокук саклау органнары катнашында чираттан тыш утырыш уздырды.


Чарада катнашучылар республикадагы вәзгыять турында үзара фикер алышты, транспорт инфраструктурасы, куркыныч тудыра дип саналырга мөмкин булган объектлар, кеше аеруча күп урыннарның террорлык актларыннан ни дәрәҗәдә сакланган булуы турында сөйләште.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларны саклауны көчәйтергә, халыкның игътибарлылыгын арттыру буенча комплекслы эшчәнлек алып барырга боерды.

"Дәүләт һәм халык үзара берләшкән очракта гына без террорлык куркынычына каршы тора алачакбыз", - диде Президент.

Чара барышында шунысы да мәгълүм булды: Татарстанның хокук сакчылары республикада халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча шактый зур эшчәнлек алып бара. Аларның хезмәте шактый югары бәяләнде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев