Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын ике объект

2012-2016 елларда Татарстанда халыкка беренчел медицина- санитар ярдәме күрсәтүдә масштаблы республика максатлы программасын тормышка ашыру бара. Узган ел безнең районда Иске Казиле авылында 83 квадрат метрлы модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда тагын ике модульле ФАП төзелеше күздә тотыла: Тенеш штпда 83,2 кв метрлы һәм Балтачта 62,5 кв метрлы. Алар...

2012-2016 елларда Татарстанда халыкка беренчел медицина- санитар ярдәме күрсәтүдә масштаблы республика максатлы программасын тормышка ашыру бара.
Узган ел безнең районда Иске Казиле авылында 83 квадрат метрлы модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда тагын ике модульле ФАП төзелеше күздә тотыла: Тенеш штпда 83,2 кв метрлы һәм Балтачта 62,5 кв метрлы. Алар икесе дә төгәлләү стадиясендә.
-Азнакай-Нефтемашдан комплектлы алты контейнер алып кайттык, алардан бина монтажланды. Инженер челтәрләр алып кайтып, территорияне төзекләндерәсе калды,- ди "Кама" ООО подрядчы оешма директоры Илдар Хәйруллин.
Безне кызыксындырган башка сорауларга җавапны үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев бирде.
- Бу ФАПларны август башында файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Тенеш штпдагы ФАПның смета бәясе 2 млн 500 мең сум, Балтачтагы - 2 млн.200 мең сум. 2014 елда Куйбышев Затон штп һәм Олы Кариледә модульле ФАПлар төзү күздә тотыла. Аннан соң тагын ике: Лабышта һәм Иске Барышта. Бу ФАПларда кадрлар белән проблемалар юк, алар барысы да үз эшләренең осталары. Подрядчылар әйбәт эшләде. Ике объектта да «Кама»ООО бригадасы монтаж эшләрен оператив һәм сыйфатлы башкарды. Ә фундамент эшләре модульле ФАП контейнерлары килгәнче әзер иде инде. Узган ел нәкъ шулай ук тиз һәм сыйфатлы итеп фельдшер- акушерлык пунктын Иске Казиле авылында җыйдылар, димәк, подрядчыларның тәҗрибәсе бар дигән сүз. Гомумән алганда, подрядчылар белән без аңлашып эшлибез. Инженерлык коммуникациясе үткәрүдә дә проблемалар булмас дип уйлыйм. Ут, газ, су, канализация ясау белән үк ФАПларда безнең белгечләрнең нормаль һәм продуктлы эшләве өчен барлык шартлар да була, әлбәттә, пациентлар өчен дә. Моннан тыш, сезнең газета кайсы объектларда безнең беренчел медицина звенолары үсеше өчен ремонт эшләвебез хакында язып чыктыгыз.
Район поселоклары һәм авылларындагы заманча яңа модульле ФАПлар үзләренең тышкы күренеше, архитектурасы белән ямь биреп тора һәм болар барысы да кешеләр иминлеге өчен төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X