Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сынауны уздылар

Июнь - төп һәм урта мәктәпләр чыгарылышлары өчен киеренке вакыт. Имтиханнар укуны тәмамлауны белгертүче соңгы аккорд булып тора. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров тугызынчы һәм унберенче сыйныф чыгарылышлары ТДИ һәм БДИны ничек тапшырулары хакында сөйли. - 9 класс курсы өчен имтиханнар БДИдан нәрсә белән аерыла? -9 сыйныф укучыларына дәүләт...

Июнь - төп һәм урта мәктәпләр чыгарылышлары өчен киеренке вакыт. Имтиханнар укуны тәмамлауны белгертүче соңгы аккорд булып тора. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров тугызынчы һәм унберенче сыйныф чыгарылышлары ТДИ һәм БДИны ничек тапшырулары хакында сөйли.

- 9 класс курсы өчен имтиханнар БДИдан нәрсә белән аерыла? -9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү процедурасы максималь рәвештә бердәм дәүләт имтиханы үткәрү процедурасына якынлаштырылган иде. Аны үткәрү өчен Затон урта мәктәбе базасында Марина Кулагина җитәкчелегендәге имтихан үткәрү пункты булдырылды. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү процедурасының ачыклыгын тәэмин итү өчен ике кешедән җәмәгать күзәтүчесе булдырылды. 193 тугызынчы сыйныф укучысыннан бер укучы имтиханга кертелмәде, биш инвалид бала ДЧИ формасында тапшырды, 187се ТДИ формасында йомгаклау аттестациясе узды. 9 сыйныф чыгарылышлары нәтиҗәләре агымдагы елда йомгаклау аттестациясе вакытында күрсәткечләр рус теленнән кала, узган елгыдан түбән. -Имтиханда начар бәя алган чыгарылышлар саны төп мәктәп чыгарылышларын әзерләү торышын характерлаучы күрсәткечләрнең берсе булып тора. 2014 елда бу күрсәткеч нинди? -2013 ел белән чагыштырганда агымдагы елда андый чыгарылышлар саны өч кешегә кимеде. Кама Тамагы, Затон һәм сөйки мәктпәләреннән кала, калган мәктәпләр йомгаклау аттестациясе вакытында йөз процент өлгереш күрсәтте. Математикадан нәтиҗәләргә анализ күрсәткәнчә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә уртача бәя 0,23кә кимеде. Кама Тамагы татар, Иске Казиле һәм Красновидово мәктәпләре йомгаклау аттестациясен плюс белән тәмамлады. 35 тугызынчы сыйныф укучысының сайлап алынган фәннәр буенча йомгаклар аттестациясе нәтиҗәләре укучыларның имтихан эшләре йөкләмәләрен уңышлы чишүләре турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, алар дәүләт белем стандартларын җитәрлек дәрәҗәдә югары үзләштергән. - БДИ вакытында нинди яңалыклар кертелде? -Быел БДИның оештыру һәм үткәрүгә катгый чаралар күрелгән иде. Имтиханнарга кадәр бер көн кала департамент вәкиле имтиханнарны үткәрү пунктын кабул итте. барлык имтиханнарда безнең җәмәгать күзәтүчеләреннән тыш, федераль күзәтүчеләр дә катнашты. Һәр аудиториядә һәм ППЭ шатбында 2шәр видеокамера куелагн һәм онлайн режимында трансляция алып барылды. Федераль күзәтүчеләр имтихан барышын дистанцион режимда күзәтте. Имтихан көнендә ППЭга Мәгариф һәм фән министрлыгы уполномоченные җибәрелде. БДИ һәм ТДИны үткәрү өчен укытучылар, мәгариф идарәсе белгечләре, хокук саклау органнарыннан, шулай ук сәламәтлек саклау органыннан 40дән артык кеше җәлеп ителгән иде. БДИ вакытында закон бозу турында бер генә акт та төзелмәде. Оештыручылар һәм ППЭ җитәкчесе тарафыннан үз вазыйфаларына җаваплы караш булганлыктан, укучылар эшен тапшырганда искәрмәләр һәм РЦМКО беркетмәләре булмады. -Унберенче сыйныф укучылары ничек тапшырды? -117 укучыдан нибары 8 кеше генә төп фәннән имтихан тапшырды. Узган елларда алар шактый күп иде. Рус теле һәм математикадан минималь баскыч киметелде. Рус теле - төп фәннәрнең берсе. Район буенча уртача балл 63,6 тәшкил итте, бу узган елгыдан 1 баллга аз. Затон урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гайнуллина укучылары иң югары нәтиҗә күрсәтте. Биредә уртача 70 балл, бу уртача республика күрсәткеченнән 4,2 баллга артык.Олы Кариле мәктәбе укучыларының да (укытучылары Рания Хәбибрахманова) уртача баллары республикага караганда югары. Рус теленнән чикне үтмәүчеләр юк. Математика буенча уртача балл республиканыкыннан түбән һәм 45,3 балл тәшкил итә (ТР буенча 48,4). Олы Кариле (укытучылары Зөһрә Гатауллина), Олы Салтык (укытучылары Дамира Гайфуллина), затон (укытучылары Фирдәвес Дәминова), Кама Тамагы татар мәктәбе (укытучылары Рәисә Рафикова) чыгарылышларының күрсәткечләре иң яхшысы. Кама Тамагы мәктәбеннән ике укучы кыз бала беренче тапкырда чикне уза алмады, берсе генә имтиханын яңадан тапшырды. 18 кеше тарих буенча имтихан тотты. Уртача балл - 45,4, район үзәгендә мәктәпләрдән 2 укучы чикне уза алмады. Биология буенча уртача күрсәткеч түбән. 32 чыгарылыштан 3се чикне уза алмады. Олы Кариле, Затон, Кама Тамагы һәм Кама Тамагы татар мәктәпләрендә нәтиҗә уртача район күрсәткеченнән югары. 4 кеше информатиканы тапшырып, уртача 53,3 балл җыйды. Инглиз теленнән ике чыгарылыш күрсәткече уртача республика күрсәткеченнән 10 баллга югары нәтиҗә алды. 30 кеше физика тапшырды. Район буенча уртача бал 41,5 (ТРда 47,7). Иң югары балл - 48 - Олы Кариле укучыларында. 59 кеше җәмгыять белеменнән имтихан тотты. Район буенча уртача балл 52. Тәмте, Затон, Олы Кариле, Кама Тамагы мәктәпләре чыгарылышлары күрсәткече уртача район күрсәткеченнән югары. Химия буенча уртача балл 47,1. Олы Кариле мәктәбе укучылары күрсәткече иң югарысы - 62 балл. Химиядән бердәнбер «2»ле Кама Тамагы мәктәбе укучысында. География буенча БДИны 7 укучы тапшырды. Уртача балл узган елгыдан югары - 66,9. 2 чыгарылыш рус әдәбиятын тапшырды, уртача балл - 58. Иске Казиле мәктәбе чыгарылышы татар теленнән БДИ тапшырып, 72 балл җыйды. Алынган БДИ нәтиҗәләренә анализ район укытучылар коллективына укыту сыйфатын көчәйтергә кирәклеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, «тәвәккәллек» төркемендә балаларның күбрәк булуын исәпкә алсак, түбәндәгеләрне әйтергә була: укытучылар һәм методистлар тарафыннан укучыларны БДИга әзерләү буенча зур эш башкарылган. Соңгы елларда барлык фәннәр буенча сынау имтиханнары үткәрү, рус теле һәм математикадан чыгарылыш сыйныфларына белемнәрен ачыклау буенча атналык мониторинг, «тәвәккәллек» төркеме балаларын ачыклау һәм алар белән аерым эш оештыру практикага керде. Киләсе елда кимчелелкәрне исәпкә алырга һәм укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыруга әзерләүгә бөтен тырышлыкны куярга исәп тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев