Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугышта, әсирлектә, госпитальдә

Бөек Ватан сугышы ветераны тәненнән пуляны 58 елдан соң гына алалар. Хәзер ул аны талисман кебек фронт документлары белән бергә саклый.

Сәрдәр Әхмәтҗанов фронтка 1942 елның сентябрендә алына. Аңа кадәр Казанда фронт өчен снарядлар чыгаручы хәрби заводта станоклар ремонтлау слесаре булып эшли. Өч ай хәрби лагерь һәм аерым пулемет ротасының 10 чаңгы бригадасы составында фронтка китә. 1943 елның гыйнвары. Украина фронтындагы сугышлар үзгәрүчән уңыш белән бара. Сугышчылар җирнең һәр карышы өчен берничә тапкыр сугыша. Шундый биеклекләрнең берсен иптәшләре белән бергә Сәрдәр Абзалович та саклый. Алар ун көн оборонада тора, әмма каршылык өстенрәк булып чыга һәм сугышчылар немец камалышында кала, аннары әсирлеккә төшерәләр.

Хәрби әсирләрне өч ай хутордан хуторга күчереп, эшләргә мәҗбүр итәләр. Бервакыт алар төркемен Донецк өлкәсенә күчерәләр. Әсирләрнең бер ишен шахтада, икенчеләрен өстә эшләтәләр. Кеше түзмәслек шартларда әсирләр арасында төрле авырулар таралуга сәбәп була. Сәрдәр тиф белән авырый. Совет гаскәрләренең алга таба һөҗүм итүе дошман гаскәрләрен Донецк өлкәсеннән чигенергә мәҗбүр итә. Шундый бер күченеш вакытында әсирләр биек кукуруз үсеп утырган кыр юлыннан бара. Ике кеше тәвәккәлләп кукуруз кырына йөгерә. Бәхетләренә, конвой ике әсирнең, югалуын сизми кала. Биек кукуруз арасында караңгы төшкәнче утырып, Сәрдәр һәм аның юлдашы якындагы йорт чоланына кача. Шул ук төндә алар янына җирле егетләрнең берсе менә. Ул Сәрдәрны фронт линиясе аша чыгара. Җентекле тикшерүдән соң Сәрдәр танкка каршы корал ротасына кертелә. 1944 елның гыйнварына кадәр ул яңа бүлекчәдә сугыша, хәтта 8 немец солдатын берүзе кулга төшерә һәм бүләккә тәкъдим ителә. Яңа ел алдыннан аларның частенә немец снайперы һөҗүм итә, ул күп кенә сугышчыларыбызны үтерә. Сәрдәр да эләгә. Каты яралану, берничә операция, Новосибирск госпиталендә дәвалану көтелгән нәтиҗәләр бирми. Госпитальдән соң ул фронтка озатылмый.Бер ел култык таяклары белән йөри, 1946 елда гына Казанда эшкә урнаша ала. Аннары аны язмышы Үзбәкстан якларына алып китә. Анда юллар төзи, Казахстанда чирәм җирләрне күтәрә. 1968 елда, ниһаять, аңа "Батырлык өчен" медален тапшыралар. 1999 елда Сәрдәр Абзалович гаиләсе белән Татарстанга күченә. 2001 елда кар өстендә таелып егыла. Һәм күптәнге ярасы үзен сиздерә. Булдыра алганча түзә, әмма сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. һәм 58 елдан соң ЦРБ хирургы Садыйк Ибраһимов немец пулясын ала. Кечкенә генә, өч грамм авырлыктагы юкарып беткән пуля алтмыш елга якын ветеранга тынычлык бирми.

Бүген Сәрдәр Абзалович Әхмәтҗанов кызы белән яши, ул аңа һәр нәрсәдә ярдәм итә, әле бакчада да, өйдә дә булышырга тырыша. Җәйгә аңа 89 яшь була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев