Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугышларда яуланган бәйрәм

Районыбызда Бөек Җиңүнең 67 еллыгын 52 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы алды.

9 майда РДК янындагы мәйданда поселок халкы Бөек Ватан сугышы фронтларында ятып калганнарны, шушы көнгә кадәр исән-имин булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү өчен җыелды. Тантаналы митингны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачты. Үзенең чыгышында ул болай диде: "Бөек Җиңү көненнән соң үткән елларда күп нәрсә үзгәрде, әмма дәһшәтле сынау елларын кичергән халык даны үзгәрешсез калды. 4,7 меңнән артык якташыбыз туган якларына әйләнеп кайтмады. Аларның исеме Хәтер китабында мәңгеләштерелгән, фамилияләре авылларда куелган һәйкәлләргә уелган. Ветераннарыбызның хезмәт батырлыгын да онытырга ярамый. Алар бүген дә сафта, үзләренең үрнәкләре белән Ватаныбыз патриотларын тәрбияләргә булыша. Районда ветераннар белән туры элемтә булдырылган. Алар өчен күп нәрсә эшләнә һәм һәр үтенечләре канәгатьләндереләчәк, дип ышандырам".

Хәрби комиссар Дамир Сергеев, хезмәт һәм сугыш ветераннарының район советы рәисе Ирания Сәгъдиева ветераннарны, район халкы һәм кунакларны Җиңү көне белән котлады. "Бирегә бүгенге көнне күрә алмаган солдатларны искә алырга, бүген янәшәбездә булган ветераннарны хөрмәт кылырга килдек". бабалары яу кырыннан кайтмаган балалар, оныклар һәм оныкчыкларыбыз кан һәм күз яшьләре белән яулаган Бөек Җиңүнең 67 еллыгын күрә алмаганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Тантаналы митинг ату залпы һәм салют белән тәмамланды. Укучылар, ветераннар, район халкы, учреждение һәм оешма вәкилләре һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев