Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөт – муллык индикаторы

19 ноябрьдә муниципаль район Советының утырышлар залында сөт җитештерү кимүенә анализ һәм мониторинг үткәрү, терлекчелек тармагын үстерүдә ТР АПК оешмаларына практик ярдәм күрсәтү буенча комиссия утырышы үткәрелде. Аның эшендә Мр башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Утырышка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

19 ноябрьдә муниципаль район Советының утырышлар залында сөт җитештерү кимүенә анализ һәм мониторинг үткәрү, терлекчелек тармагын үстерүдә ТР АПК оешмаларына практик ярдәм күрсәтү буенча комиссия утырышы үткәрелде.

Аның эшендә Мр башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Утырышка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генераль директорлары, бүлекчә җитәкчеләре, зоотехниклар, мал табиблары чакырылган иде. Моңа кадәр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, белгечләре белән берлектә кайбер бүлекчәләрнең фермаларын карап чыкты. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләр торышы турында «Ак Барс Холдингы»ның терлекчелек бүлеге җитәкчесе Иван Коновалов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә сөт җитештерү проблемалы булып кала. Районда ит җитештерү юнәлешендә дә уйланылганнар ахырына кадәр җиткерелмәгән. "Озак вакытлар Сөйки сөтчелек комплексының икенче позициясен җибәрә алмадык. Красновидовода ит тармагаын үстерүне дәвам итәргә кирәк. Аларда республикадагы Герефорд чиста токымлы сыерлар асрала. Муниципаль район башлыгы алынган кредитларны каплау турында сорау бирде. Иван Иванович аңлатма биргәнчә, яңа елдан «Ак Барс Холдингы» төп кредитларга түләүне үз өстенә алачак, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аз өлеше генә кала. Димәк, аларның финанс хәле яхшырачак, хезмәт хакы буенча бурычларны каплау мөмкинлеге булачак.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерү турында да сүз булды: яңа елга кадәр Сөйки сөтчелек комплексының икенче позициясен җибәрү (анда җиһазлар монтажлана), Шәпкәдә бозаулату бүлеген ачу, Бәрлегуҗада ферманы ремонтлау планлаштырыла. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Айрат Нугаев үз чыгышында сөт савуны арттырмыйча килеп туган хәлдән чыгып булмавын ассызыклады. "Киләсе елның гыйнвар- февраль айларына тулай сөт савуны 20-22 процентка арттырырга кирәк. Ул шулай ук савым көтүен 13 бүлекчәдә дә саклап калырга кирәклегенә басым ясады. Айрат Рөстәм улы Иван Ивановичка хезмәт хакын түләүдә ярдәм итү һәм малларны ашату рационына кертү өчен Буа шикәр заводыннан патока алу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Зөфәр Галимулла улы тулай савымны арттыру йөкләмәсен Тәмтедә һәм Олы Салтыкта гына үтәгәннәрен әйтте. Шәпкә, Келәнче һәм Кече Салтыкта, Сөйкидә йөкләмәне үтәү буенча начар эшлиләр. «Олы Кариле» ААҖ директоры Вәкил Касыймов үз предприятиесендә терлекчелекне үстерү турында сөйләде.

Илдус Харис улы терлекчеләр алдында чыгыш ясап болай диде: "Сезнең район сөт саву буенча республика рейтингында 36 урында тора. Эшкә төзәтмәләр кертергә кирәк. Әлбәттә, бер ел эчендә алдынгылыкка чыгып булмас, шулай да килеп туган хәлдән чыгу юлларын уйларга кирәк. Терлекләрне асрау һәм ашату технологиясендәге тәртипне, оештыру мәсьәләләрен дә җайга салу мөһим". Мөгезле эре терлекләр санын саклап калу һәм арттыру, аеруча сыерлар һәм таналарны каплату, яшь үрчемне саклап калуга игътибар бирелде.

Аннан соң терлек азыгының сыйфаты турындагы мәсьәлә кузгатылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Госман Камалиев хайваннар рационына каротинны баланслау өчен ылыс кертергә тәкъдим итте.

Зөфәр Галимулла улы, утырыш эшен тәмамлап, тагын бер кат сөт җитештерүдә һәм гомумән терлекчелек тармагындагы эшләрне яхшырту буенча билгеләнгән гамәлләр үтәлешен контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев