Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы взвод

Һәр ел саен, һәр көн саен, кызганычка каршы ветераннар сафы сирәгәя. Безнең белән Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бары тик утлы сугыш еллары үткән 47 ветеран гына каршы ала, бу взводтан аз гына күбрәк. Алар шушы Бөек бәйрәмгә кадәр яши алмаганнар өчен дә парадта катнашырга тиеш. Икенче бөтендөнья сугышы елларында районнан...

Һәр ел саен, һәр көн саен, кызганычка каршы ветераннар сафы сирәгәя. Безнең белән Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бары тик утлы сугыш еллары үткән 47 ветеран гына каршы ала, бу взводтан аз гына күбрәк. Алар шушы Бөек бәйрәмгә кадәр яши алмаганнар өчен дә парадта катнашырга тиеш.
Икенче бөтендөнья сугышы елларында районнан 6394 якташыбыз фронтка китә. 3863е сугыш кырларында ятып кала, госпитальләрдә үлә һәм хәбәрсез югала. 2431е сугыштан соң туган якларына әйләнеп кайта. 68 ел узып киткән, 9 майда тантаналы митингка бары тик 47 Бөек Ватан сугышында катнашучы гына киләчәк. Аларның иң яше Бәдретдин Сәгъдиевка - 86 яшь, иң өлкәне Исмәгыйль Саттаровка- 95 яшь. Концлагерь тоткыны Елена Маренковага 85 яшь. Алар илебезне таркаткан һәм бергә туплаган фаҗигале вакыйгаларның шаһитлары. Нәкъ менә аларны без тарих кайтавазы дип атый алабыз, нәкъ менә алар ничек кенә авыр булмасын чын дөреслекне яшь буынга җиткерүчеләр.
Агымдагы елда һәр авылда да ветераннарны һәйкәл янында хөрмәтләячәкләр дип әйтеп булмый. 20 шәһәр һәм авыл җирлегенең 14ендә генә исән калган ветераннар яши. 11 авылда берәр генә ветеран калган. "Ветераннарга торак" федераль программасы нәтиҗәсендә аларның күбесе хәзер Кама Тамагы һәм Куйбышев Затон шәһәр җирлекләрендә барлык уңайлыклары булган фатирларда яши. Моннан тыш, сугышта катнашучылар һәм аларның тол хатыннарының җир участокларында 14 шәхси йорт төзелде. Алар Красновидово авыл җирлегендә аеруча күп.
Сугышта катнашучылар үсеп килүче буын игътибарыннан да читтә калмый. Агымдагы елда "Россия патриотлары үстерәбез" Россия конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең район республикада икенче урынны яулады. Һәм бу буш сүзләр генә түгел, ул- укучылар һәм укытучыларның сугыш ветераннары тормышында катнашуы, кайгыртуы, билгеле бер эшләр. Горур һәм кыю яшьләр алмашка килә. Ә иң мөһиме - алар бабаларының батырлыгын хөрмәтли, истәлекләр җыя, фоторәсемнәрен саклый, аларның батырлыгы белән горурлана. Димәк, барысы да тиккә генә булмаган. Җиңү бәйрәме белән Сезне хөрмәтле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев