Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы кыңгырау, соңгы шалтырау

Бүген район мәктәпләрендә 85 унберенче һәм 185 тугызынчы сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырады. Һәр мәктәнең әлеге тантаналы һәм берникадәр күңелсез бәйрәмне үткәрүдә үз гадәт-йолалары бар. Әмма һәркайда чыгарылышларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә тормышта үз урыннарын табу теләге җиткерелде. "Сезнең алдында тулы бер дөнья ачыла. Алга куйган...

Бүген район мәктәпләрендә 85 унберенче һәм 185 тугызынчы сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырады. Һәр мәктәнең әлеге тантаналы һәм берникадәр күңелсез бәйрәмне үткәрүдә үз гадәт-йолалары бар.

Әмма һәркайда чыгарылышларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә тормышта үз урыннарын табу теләге җиткерелде.

"Сезнең алдында тулы бер дөнья ачыла. Алга куйган максатларыгызга ирешегез, районыбыз сезнеэ уңышлар белән горурланыр дип ышанам".- диде Кама Тамагы урта мәктәбе линейкасында МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Малюков. "Киләче ике атна сезнең өчен бик мөһим, БДИда югары баллар җыеп, үзегез сайлаган, хыялланган белгечлекләргә ия булуыгызны телим",- диде үзенең котлавында мәгариф идарәсе җитәксесе Илшат Гомәров.

Унберенче сыйныфлар бәйрәм өчен күп кенә кызыклы әйберләр әзерләгән иде. Алар йомшак уенчыклар белән биеп, аларны әти-әниләренә бүләк итте. Беренче сыйныфны тәмамлаучыларга бүләкләр тапшыру иң күңеллесе иде, гадәти вальс биеделәр һәм һавага шарлар очырдылар. Быел унынчы сыйныф укучыларының чыгарылышларга бүләк иткән тортлары мәктәп белән хушлашу мизгелен бераз гына булса да татландырып җибәрер.

Хәерле юл сезгә, балалар! Барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев