Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Слип булгач, яңа эш урыннары да булачак

Флотның ремонт базасы суднолар ремонтлау күләмен арттыру буенча бизнес-план төзи.

Икътисад министрлыгында узган соңгы киңәшмәдә безнең район сәнәгать җитештерүе индексы кимү сәбәпле тыңланды. Кризислы вәзгыятьтән чыгу турында фикер алыштылар.

Бу мәсьәләнең бер чишелеше булып «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖның корабларны ремонтлау өчен слип төзергә ниятләве тора, бу җитештерү күләмен берничә тапкыр арттыру мөмкинлеге бирәчәк (слип – корабларны стапельдән суга төшерү яки судан күтәрү өчен авыш яр мәйданчыгы).

Бу атнада районда ике министрлык җитәкчесе булды, очрашуда флотның ремонт базасы территориясендә әлеге корылманы төзү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнипов, шулай ук ТР Рәисенең җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рөстәм Мирзаһриев җитәкчелек слип төзергә ниятләгән яр буендагы территорияне карап чыктылар, аннары предприятиенең документлары, сызымнары һәм бизнес-планы белән таныштылар.

Бу мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен, беренчедән, тиешле рәвештә җир участогы бүлеп бирелү һәм рәсмиләштерелү мөһим. Алга таба предприятиегә юл картасын төзергә һәм Сәнәгатьне үстерү фондына керү өчен гариза тапшырырга кирәк, бу аның үсешенә ярдәм итәчәк. 

– Әгәр бу планнар тормышка ашырылса, предприятиенең керемнәре ике тапкыр артачак, - дип билгеләп үтте РБФ ЯАҖ директоры Олег Тюшевский.  

– Әмма предприятиенең тиешле күләмдә үз акчасы юк. Кредит яңа җиһаз алуны күздә тота, кулланылган җиһазлар өчен банклар кредит бирмәячәк, ә яңасы бик кыйммәт. Хәзерге бәяләр буенча эшкә һәм җиһазларга ким дигәндә 3 млрд сум кирәк булачак.

Моннан тыш, слип төзелеше барганда, суднолар төзелеше агымга куелганчы, предприятие кредит йөкләмәләрен үти алмаячак. 

Олег Владимирович хезмәттәшләрнең шундый ук эш тәҗрибәсен өйрәнергә, шулай ук җентекләбрәк бизнес-план төзергә һәм эш күләмнәрен һәм төрләрен алдан уйларга тәкъдим итте.

Монда ук ул РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаков белән киңәшләште, Борис Кабаков хәзер суднолар ремонтлау предприятиеләреннән НДС алынуы, бу акчаны предприятиенең материаль-техник базаны үстерүгә юнәлтә алуы турында хәбәр итте.

 Шулай да предприятие һәм район алдында стратегик бурычны хәл итүдә ярдәм итәчәк алдан уйланылган бизнес-планны төзү буенча бурычлар тора, чөнки слип предприятиенең табышын арттырып кына калмый, яңа эш урыннары да булдырылачак, алар өчен кадрларны хәзер үк әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев