Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сингапур алымы белән

4 октябрьдән районда "21 гасыр өчен укытуны камилләштерү" программасы старт алды. Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары иң беренче булып яңа программа нигезләрен өйрәнә башлады. ИМЦ МУ методистлары җәй аенда ике атна дәвамында укытуның яңа методикасын өйрәнде. Хәзер алар Нурзия Җиһаншина җитәкчелегендә программаның асылын педагогларга җиткерә. Программаның дөрес кертелүен сингапур укытучылары...

4 октябрьдән районда "21 гасыр өчен укытуны камилләштерү" программасы старт алды. Кама Тамагы урта мәктәбе укытучылары иң беренче булып яңа программа нигезләрен өйрәнә башлады.
ИМЦ МУ методистлары җәй аенда ике атна дәвамында укытуның яңа методикасын өйрәнде. Хәзер алар Нурзия Җиһаншина җитәкчелегендә программаның асылын педагогларга җиткерә. Программаның дөрес кертелүен сингапур укытучылары союзы вәкиле Ван Чин карарга килгән иде, ул укыту буенча үз киңәшләрен бирде. Укытучыларга программа буларак видеороликлар, слайд, басма материал тәкъдим ителде. Тьютерлар укыту барышы программасының һәр адымын гамәлдә аңлатты. Мәктәпләрдә укытулар ике көн дәвам итте. Аның барышында укытучылар үз фикерләрен яздылар, яңа мәгълүмат алу барышында аның үзгәрүен карадылар.
"Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проектын тормышка ашыру программа офисы директоры Лилия Мөхәммәтшина кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-Сингапур программасы безнең өчен никадәр көнүзәк?
-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытуның сингапур методикасын игътибар белән өйрәнде. Россиядә укыту программасы тулы һәм тирәнтен, мәгълүмат күләме зур. Әмма укучылар бу белемнәрне тормышта ничек куллана алыр? Безнең программа белем күләменә түгел, ә алган белемне практикада куллану осталыгына юнәлдерелгән.
-Бу программа укытучыга нәрсә бирә?
-Практик аңлатма, практик- ориентлашкан укыту методикасы, укучыларга яңача белем бирү.
-Ә программа укучыга нәрсә бирә?
-Укучылар уңыш өчен күнекмә ала. Яшьләр мәктәпне тәмамлаганнан соң кая барырга, кая укырга, кая эшләргә кирәклеген алдан беләчәк.
- Бу программа республикага нәрсә бирә?
- Анализ һәм мәгълүматны эшкәртү күнекмәләренә ия булган бердәм командада эшли алучы кадрлар әзерләнә. Бүгенге укучылар - республиканың киләчәген төзүчеләр, алар актив, конкурентка сәләтле затлар.
- Программа нинди срокка исәпләнгән?
- Өч елга. Тренинг программалары күп булачак. Тагын бер кат ассызыклыйм: белем күләме элеккечә кала, укучыга белем бирүнең алымнары һәм методлары гына үзгәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев