Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сезнең өчен эшлибез

Һәр ел саен июльнең икенче якшәмбесендә россиялеләр Россия почтасы көнен бәйрәм итә. Һөнәри эшчәнлекләре почта хезмәте күрсәтү белән бәйле кешеләр бәйрәме ул.

Кама Тамагы һәм Тәтеш почтамтларын берләштергәннән соң бер ел вакыт үтте. Үзгәртеп төзүдән соң Кама Тамагы почтамты составына 38 почта элемтәсе бүлеге (шулардан икесе шәһәр һәм 36сы авыл җирлекләрендә) дүрт элемтә пункты, өч киоск һәм ике кибет керә. Бездә 191 кеше эшли. Шулардан 15е административ- идарә персоналы, сигез кеше ярдәмче производство һәм 168 кеше төп производство хезмәткәрләре-,ди почтамт җитәкчесе Айдар Айтуганов.
Ут, газ һәм су өчен һәрчак түләргә уңай, бу сүзләр белән һәркем килешәдер дип уйлыйм.
-Бу хезмәтләр өчен теләсә-кайсы банк ала. Россия почтасында коммуналь хезмәтләр өчен "Visa" пластик карталар ярдәмендә түләү мөмкинлеге бар. Заманга яраклашкан интернеттан файдаланучы мөстәкыйль рәвештә хезмәт күрсәтү зонасы буенча кызыксындырган индексны яки адресны "почта бүлекләрен эзләү" бүлегендә табарга мөмкин. Шулай ук кулланучы үзе өчен кулай вакытта үзе җибәргән заказлы һәм бәяле хат, бандероль яки посылканың кая булганлыгын да белә ала. Даими алышынып торучы икътисад һәм кулланучылар ихтыяҗы шартларында "Россия почтасы" даими рәвештә яңа хезмәтләр кертә.
-Бүгенге көндә почтада авиа һәм тимер юл билетлары, лотерея билетлары, сим карта, кәрәзле телефон сатып алырга мөмкин, шулай ук ЮХИДИ штрафларын түләргә, "Форсаж" күчерүе җибәрергә була, ул бер сәгать дәвамында барып җитәчәк.
Интернет аша "Россия Почтасы" www.tatpochta.ru сайтында газета-журналларга яздыра аласыз. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты алга куелган бурычларны үтәп, икенче яртыеллыкка подписка компаниясен төгәлләде.
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан барлык почта элемтәсе хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, киләсе көнгә ышаныч беркайчан да югалмасын,-ди почтамт җитәкчесе Айдар Айтуганов.
Хәзерге заман кешесенең көндәлек тормышында почта хезмәте ролен бәяләве авыр. Озак еллар дәвамында почта элемтәсе кешеләр язмышларын тоташтырып, аларга шатлык китереп, кешеләр арасында ышанычлы арадашчы ролен үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев