Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлаучыларның югары активлыгында

14 сентябрьдә республикада, шул исәптән безнең районда, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә сайлау участоклары ачылды һәм район халкы бер мандатлы Апас сайлау округы буенча бюллетеньгә кертелгән депутатларның берсен һәм республика округы буенча теркәлгән җиде партиянең берсен сайлап, үзенең гражданлык бурычын үти алды. Вакытыннан алда...

14 сентябрьдә республикада, шул исәптән безнең районда, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сайланды.

Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә сайлау участоклары ачылды һәм район халкы бер мандатлы Апас сайлау округы буенча бюллетеньгә кертелгән депутатларның берсен һәм республика округы буенча теркәлгән җиде партиянең берсен сайлап, үзенең гражданлык бурычын үти алды. Вакытыннан алда тавыш бирү быелгы сайлауның үзенчәлеге булды. Ул сайлау көнендә теге як бу сәбәпләр нәтиҗәсендә сайлау участогына килә алмаучылар өчен оештырылган иде. Моны 3-13 сентябрьдә башта территория, аннары участок сайлау комиссияләрендә башкарырга мөмкин булды. Сайлаучыларның кайберләре әлеге мөмкинлектән файдаланды. Моннан тыш, дүрт участокта (Олы Бортас, Атабай, Иске Казиле һәм Иске Барыш) электрон тавыш бирү оештырылган иде. Биредә сайлаучыларга тавыш бирү механизмы белән эш итәргә махсус әзерләнгән кешеләр ярдәм итте. Сайлау участокларында тавыш бирү барышын тикшереп торган күзәтүчеләр бар иде. Сайлаучылар яхшы активлык күрсәтте. Тулаем район буенча исемлеккә кертелгәннәрнең 96,81 проценты катнашты. Бермандатлылар арасында депутатлыкка кандидат К(Идел буе)ФУ ректоры Илшат Гафуров ышанычлы рәвештә алда барды. Аны яклап сайлаучыларның 91,94 проценты тавыш биргән. Исфан Вәлиев - 4,81, Олег евсеев - 2,02, Нияз Хәбибрахманов - 0,52, Ранис Шаһиәхмәтов - 0,42 % тавыш алган. Партияләр арасында җыелган тавыш буенча «Бердәм Россия» алда барды, ул җыелган тавышларның 92,81 процентын алды. Аннары КПРФ (3,78%), ЛДПР - 1,43, «Гадел Россия» - 0,59, КП Россия коммунистлары - 0,46, ТР «Родная партия» -0,37, «Родина» - 0,14%.

Республика буенча сайлаучыларның 66 проценттан артыгы сайлауга килгән. «Бердәм Россия» 86 проценттан артык, КПРФ 5 процент җыйган, өчлекне «Гадел Россия» йомгаклый. «Бердәм Россия» партиясенең җиңүе халкыбызның узган сайлауларда «бердәмроссиялеләр» исемлеген җитәкләгән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, аның һөнәри тупланган командасына ышанычы нәтиҗәсе. Республикабызның тотрыклы социаль-икътисади үсеше, аның Россиядә һәм чит илдә алган танылуы Президент һәм республика хөкүмәте курсының дөреслеген исбатлый. «Бердәм Россия» партиясеннән күрсәтелгән К(Идел буе)ФУ ректоры Илшат Гафуровның бер мандатлы окрукта җиңүе турында да шуны ук әйтергә мөмкин.

-Сайлауда кемгә тавыш бирергә икән дип уйлап та тормадым,-ди Уразлино авылында яшәүче пенсионер Флера Заһидуллина. Республикада халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче 30дан артык максатлы программаның, аларның күбесе безнең районда да эшли, гамәлгә куелуын искә төшерү дә җитә. Болар- торак, юллар, социаль-мәдәни тармак объектлары төзелешләре. Аларның күпчелеге «Бердәм Россия» канаты астында башкарыла. Мин аның өчен тавыш бирдем. Үткәрелгән гражданнар җыеннарында безнең барлык тәкъдимнәребез контрольгә алынды, аларның бер ише үтәлгән, икенчеләре эштә. Мин сайлау участогына беренчеләрдән булып килдем. Соңгы вакытта авылда тормыш сыйфаты яхшы якка үзгәрде, үз авылым моңа мисал булып тора. Президентыбыз рөстәм Нургали улы һәрвакыт алга бара һәм эзләнүдә, ул дөньякүләм абруй казанган кеше. Андый җитәкче һәм аның командасы республикабызда тотрыклылыкны саклап, күпмилләтле халкыбыз өчен тагын да күбрәкне эшли ала.

- «Бердәмроссиялеләр» исемлеген республика Президенты җитәкләде. Ул Россия төбәкләрендә иң абруйлы лидерларының берсе, рейтингта - өченче. Республика үсеше, урыннарда халыкның иминлеген яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә. Мин Рөстәм Нургали улы сәясәтен хуплап «Бердәм Россия»не сайладым. Тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны аның белән бәйлим. Үзем К(Идел буе)ФУны туризм белгечлеге буенча табигый-география факультетын тәмамладым. Карьера үсеше өчен мөмкинлек күрәм, чөнки районыбызда туризмны үстерү перспективасы бар. Соңгы елларда бездә моның өчен күп нәрсә эшләнелә.

Бу район туган якны өйрәнү музееның баш саклаучысы Лилия Гомәрова фикере.

Сайлаулар оешкан төстә үтте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Бердәм Россия» партиясенең республика һәм җирле бүлекчәләре Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча зур ачык сайлау кампаниясе, барлык җирлекләрдә җыеннар үткәрде. Анда халык территорияләрне үстерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, аларның күпчелеге хакимиятнең җирле һәм республика органнарының эш нигезе итеп алынды. Сайлаучылар аларның эш йомгакларын күрде һәм бу сайлау нәтиҗәләрен алдан ук билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев