Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлаучылар үз теләгәнен сайлады

Узган якшәмбедә 45нче бер мандатлы апас сайлау округында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау үткәрелде.

45нче бер мандатлы Апас сайлау округына Апас, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары керә. Безнең районда ул 39 сайлау участогында үткәрелде. Моннан тыш, ике муниципаль берәмлектә: Куйбышев Затон һәм Уразлинода җирле Советка киткәннәре урынына депутатлар өстәмә сайланды.
Тр Дәүләт Советына депутатлар сайлау йомгаклары буенча сайлауда 77,8 процент сайлаучы катнашты һәм тавышлар түбәндәгечә булды: Илгизәр Ришат улы Вәлиев (КПРФ) сайлаучыларның 7,23 процент тавышын җыйган, Раушан Фаиз улы Вәлиуллин (үзен күрсәткән) - 8,95, Илшат Рәфкатъ улы Гафуров («Бердәм Россия») 80,01 процент, Руслан Мансур улы Зиннәтуллин («Яблоко») - 2,14 процент.
Куйбышев затон шәһәр җирлегендә җирле Совет депутаты итеп Елена Владимировна Сороковнина, Уразлино авыл җирлегендә Мөнир Габдулла улы Хәмидуллин сайланды.
Рәсемдә: Кама Тамагы штпдан айгөл Хәбибуллова дәүләт каршында тәүге тапкыр үзенең гражданлык бурычын үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев