Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Көн темасы

Сабан туенда безне нәрсә көтә?

6 июнь -чәчү һәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң яңа мул уңышка өмет биргән, күптән көтелгән бәйрәм. Сабан туе борынгыдан билгеләп үтелә һәм аның кабатланмас үзенчәлеге, милли төсе бар. Шулай да ул һәр ел саен яңа һәм кызыклы ярышлар кертелеп, яңара бара. Каматамагылар яратып ял итә торган Ылгыма елгасы ярындагы...

6 июнь -чәчү һәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң яңа мул уңышка өмет биргән, күптән көтелгән бәйрәм. Сабан туе борынгыдан билгеләп үтелә һәм аның кабатланмас үзенчәлеге, милли төсе бар. Шулай да ул һәр ел саен яңа һәм кызыклы ярышлар кертелеп, яңара бара.

Реклама

Каматамагылар яратып ял итә торган Ылгыма елгасы ярындагы табигатьнең матур почмагында төп мәйдан, уен мәйданчыклары, сәүдә рәтләре урнашачак. Мәдәни чара рәсми рәвештә сәгать 10да ачыла. Ул җирдәге тантананы, халыклар дуслыгы һәм бердәмлеген символлаштыручы сәхнәләштерелән тамаша белән башланып китә. 10.30да төп мәйданда 2015 елгы язгы чәчүгә йомгак ясалачак һәм басу- фермаларның иң яхшы хезмәткәрләренә, чәчү батырына бүләкләр тапшырылачак. Биредә үк район Сабан туеның мактаулы кунакларын сәламләячәкләр. Сәгать 11дә җилкәнле регата суднолары, гидроцикллар катнашындагы тамаша башлана. Көймәләрдә узышу һәм йөзү буенча ирләр, хатын-кызлар арасында ярышлар була. Сәгать 11дә район волейболчылары көч сынаша башлый. Шул ук вакытта милли көрәш буенча бил алышу да башлана. Спортның бу төре ел саен күпсанлы җанатарларны - көрәш аксакалларын да, аларның данлы традицияләрен дәвам итәргә әзер булган яшь көрәшчеләрне дә үзенә җыя. Халык яратып карый торган ат чабышлары сәгать 12дә башлана. Халык уеннары 11.30дан дәвам итәчәк. Агымдагы елда өлкәннәр һәм балалар, гаилә һәм командалар өчен аерым конкурслар каралган. Гаилә ярышларына түбәндәгеләр керә: пычкы белән утын кисү, махсус ыштан киеп йөгерү, арба тартып йөгерү. Балаларны да күңелле уеннар көтә: аттракционнар, "Сумо", памперс киеп йөгерү, чаңгыларда команда ярышлары. Җиңүчеләр бүләкләр алачак, агымдагы елда уеннарда, конкурсларда катнашучылар талоннар җыеп, алар белән шулай ук бүләк сайлаячак. Йомырка кабып, капчык киеп йөгерү, аркылы агачта капчык белән сугышу, баганага менү, көянтә - чиләкләр белән йөгерү - Сабан туе өчен традицион ярышлар һәм уеннар үз катнашучыларын җәлеп итәчәк. Спорт комарлыгы, тизлектән тыш, көч таләп иткән ярыш төрләре 13 сәгатьтә башлана, болар: 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан артык үлчәү авырлыгында гер күтәрү, ирләр арасында шул ук үлчәү авырлыгында, ә хатын-кызлар абсолют үлчәү авырлыгында кул көчен сынаячак. Сәгать 14.00дә таш күчерү, аркан тартышу ярышлары да җанатарларны җыяр. Бәйрәм программасының кичке өлеше шактый кызыклы чаралар һәм сюрпризлар вәгъдә итә. Кичке 20.00дә район мәдәният йорты каршында барлык яшьтәгеләр өчен дискотека, 22.00дә - бәйрәм салюты, 22.45 - файр-шоу. Бәйрәм ахырында 23.00дә һавага яктыртылучы шарлар җибәреләчәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев