Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәрвакыт уяу

Россиядә ел саен билгеләп үтелүче коткаручылар көне РФ Президентының 1995 к елның 26 ноябрендәге 1306нчы юоерыгы белән билгеләнә. 1990 елда бу көнне коткаручылар корпусы оеша. Коткаручылар көне бәйрәме алдыннан без районның Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Артур Левагин белән сөйләштек. - Безнең хезмәт 2012 елның февраль аеннан эшли башлады. Шушы вакыт...

Россиядә ел саен билгеләп үтелүче коткаручылар көне РФ Президентының 1995 к елның 26 ноябрендәге 1306нчы юоерыгы белән билгеләнә. 1990 елда бу көнне коткаручылар корпусы оеша.

Коткаручылар көне бәйрәме алдыннан без районның Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Артур Левагин белән сөйләштек.

- Безнең хезмәт 2012 елның февраль аеннан эшли башлады. Шушы вакыт эчендә халык безне белде һәм кыен хәлгә калып, ярдәм кирәк вакытта "112" һәм "010" номерларын җыя. Соңгысы буенча алар турыдан-туры безгә килеп эләгә. 2013 ел ахырында республикада "ГЛОНАСС 112" ашыгыч чакыру яңа системасы кертелде. Хәзер теләсә кайсы урыннан, хәтта телефонда сим-карта булмаганда да шалтыратырга мөмкин. Югарыда әйтелгән номерлардан тыш, гадәттән тыш очраклар килеп чыкканда, шәһәр халкы "911" номерын җыя, бу номер да дөрес,"- ди Артур Сергеевич.

- Айга ничә шалтырату кабул ителә?

- 10лап була. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында безнең номерны җыялар. Ике машина бер-берсенә җиңелчә бәрелгән очракта да, фактны теркәү өчен ЮХИДИга түгел безгә шалтыраталар.

- Димәк, кешеләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда беренче чиратта сезнең хезмәткә мөрәҗәгать итәләр.

- Әйе, без шуның өчен эшлибез, ГЛОНАСС операторлары ярдәм турындагы үтенечләрне төрле ашыгыч хезмәтләр- медиклар, янгын сүндерүчеләр, коткаручыларга җибәрә. Күптән түгел генә безнең "112" номерына Балчыклы авылыннан дулкынланган бер хатын-кыз шалтыратты. Төш вакытында аның ире ат белән Каратал авылы ягына чыгып киткән. Ир басуда адашкан. Кичке сәгать 10.00да шушы хәбәр алынды. Төн уртасында коткаручылар аны чокыр яныннан табып ала, бу очракта ир дә, ат та зыян күрмәде. Ир кешегә тәртибе уңаеннан телдән кисәтү белдерелде. Декабрь башында Куйбышев Затон штпның Куйбышев урамында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз үз фатирында ябылып кала. Ишек биге җимерелә, начар ишетүче һәм сөйләшүче әби мөстәкыйль рәвештә кешедән ярдәм сорый алмаган. Туганнары борчылып безгә мөрәҗәгать итте. Коткаручылар урынга барып, полициянең участок уполномоченные белән берлектә икенче каттагы фатирга кергәннәр. Әби белән барысы да тәртиптә, ә ишектәге йозакны алыштырырга туры килгән.

- Күп кенә очракта кешеләр бәлага үзләренең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә эләгә. Катмаган боз өстенә чыгып, ярдәм сораган балыкчылар шуңа ачык мисал .

- Әйе, һава шартлары үзгәреп тора, көннәрнең җылытуы һәм ныгымаган боз кеше өчен куркыныч тудыра. Шушы көннәрдә Ульяновск өлкәсеннән килгән ир-атлар Әрмән пляжы районында балык тотканнар, алар ярдан 2-3 километр киткән, анда суның агымы тиз һәм һава шартларының җылы торуы нәтиҗәсендә боз юкарган һәм алар шунда төшеп киткән. Алардан шалтытару алгач, коткаручылар ГИМС инспекторлары алар янына юл ала. Алар килгәндә балыкчылар үзләре чыккан, әмма «Буран» боз астында калган. Өйләренә яр буенда калдырган машиналары белән кайтып китәләр.

-Коткаручылар- кыю һәм игелекле кешеләр, алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәмгә килә. Әмма кайбер очракларда кыюлык һәм тизлек җитми, махсус техника, өйрәтелгән белгечләр дә кирәк була. Мондый очракларда ярдәмгә Буадагы 1 нче зональ эзләү- коткару отряды ярдәмгә килә. Аларның махсус техникасы, өйрәтелгән ике этләре бар.

- Сезнең хезмәт кешеләргә бик кирәк. Ашыгыч ярдәм теләсә кемгә, теләсә кайсы вакытта кирәк булырга мөмкин. Хезмәтләре кешеләрне коткару белән бәйләнгән һөнәр ияләре- барлык коткаручыларга сәламәтлек, иминлек телибез. Ә гадәттән тыш хәлләр районыбызда сирәгрәк булсын иде.

«ТРда 8 нче ОФПС» ФГКУ 116 янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренең янгын сүндерүче-коткаручы квалификациясе бар. «Безнең отрядта 8әр кешедән торган 4 каравыл эшли. Каравылларга Марс Гыймадиев, Федор Тарасов, Фәрит Йосыпов, Алмаз Миңнегалиев җитәкчелек итә. Бүген Марс Касыйм улы каравылы кизү тора. Ул яхшы белгеч, тәҗрибәсен теләп уртаклаша, үз карамагындагылардан тәртип таләп итә. Безнең янгын сүндерүчеләр төрле вакыйгаларга: янгын сүндерүгә, ДТПларга, ТКХ аварияләренә, судагы фаҗигаләргә һәм башкаларга чыга. Авария коткару эшләрендә 35 хезмәткәребез катнаша ала. Быел районда 24 янгын чыкты, узган елны 19 иде. Аларның төп сәбәбе- искергән электр чыбыклар, җылыту мичләрен файдалану кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Соңгы тапкыр Мордва Каратаенда булган янгында йорт хуҗабикәсе янып үлде. Сәбәбе- тәмәке тартканда саксызлык»,-диде бүлек җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Эдуард Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев