Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия чаңгы юллары -2015

8 февраль кояшлы аяз көндә "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия акциясе кысаларында район үзәгенең Мәктәп күлендә төрле яшь һәм дистанциядә чаңгы ярышлары узды. Анда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның яше дә, карты да көч сынашты. Ярышларда катнашучыларның иң өлкәне Ильяс Хәбибуллинга 79 яшь, ә иң яшь чаңгычы Камил Гыйлметдиновка (Кама Тамагы...

8 февраль кояшлы аяз көндә "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия акциясе кысаларында район үзәгенең Мәктәп күлендә төрле яшь һәм дистанциядә чаңгы ярышлары узды.

Анда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның яше дә, карты да көч сынашты. Ярышларда катнашучыларның иң өлкәне Ильяс Хәбибуллинга 79 яшь, ә иң яшь чаңгычы Камил Гыйлметдиновка (Кама Тамагы штп)- 7 яшь.

Быел чаңгыга баскан предприятие,оешма, учреждение вәкилләре һәм җитәкчеләре узган елларга караганда күп иде. Шәһәр һәм авыл җирлекләре дә актив катнашты. Килүчеләрнең кәефе күтәренке бәйрәмчә иде.

Күпләр гаиләләре белән чаңгы юлына басты. Мәсәлән, муницпаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов чыгышын хатыны һәм балалары күзәтте.

Ярышта Сорокиннар, Бикмуллиннар,Айсиннар,Гыйлметдиновлар,Ильиннар гаиләләре һәм башкалар катнашты.


.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев