Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рентгент кабинетына проблемаларсыз

Яңа ел алдыннан үзәк район сырхауханәсендә пассажирлар һәм йөк лифты файдалануга тапшырылды. Хәзер терапия һәм хирургия бүлекләре пациентларына, өлкән яшьтәгеләргә һәм травма алучыларга өченче яки дүртенче катка җәяү менәсе түгел. Бу район сырхауханәсендә медицина хезмәтләрен үстерү планында саллы адым. - Лифтны файдалануга тапшыру Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә реконструкция планының...

Яңа ел алдыннан үзәк район сырхауханәсендә пассажирлар һәм йөк лифты файдалануга тапшырылды.

Хәзер терапия һәм хирургия бүлекләре пациентларына, өлкән яшьтәгеләргә һәм травма алучыларга өченче яки дүртенче катка җәяү менәсе түгел. Бу район сырхауханәсендә медицина хезмәтләрен үстерү планында саллы адым. - Лифтны файдалануга тапшыру Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә реконструкция планының бер өлеше генә, - ди баш табиб Илья Миңневәлиев. - Әлеге эш беренче ел гына алып барылмый. Стационар ремонтланды, поликлиника һәм бүлекләргә заманча җиһазлар кайтартылды. 2014 елда гына да ике - Олы Кариле һәм Куйбышев Затон ФАПлары файдалануга тапшырылды. Шулай ук ЦРБның беренче катына реконструкция алып барылды. Анда административ бина һәм шахталарга лифт җиһазлары урнаштырылган. Лифтлар белән махсуслашкан «Вита» фирмасы шөгыльләнде. Әлеге максатларга ун миллион сумга якын тотылды. Әлегә без пассажирлар лифтыннан гына файдаланабыз. Йөк лифты бүлекләргә дару препаратлары китерү, шулай ук стационар пациентлары өчен азык блогыннан ашамлыклар ташу өчен логистик маршрут эшләнгәннән соң гына эшли башлаячак. Һичшиксез, йөк лифты йөри алмаучы авыруларны рентгенкабинетына яки дәвалау бүлегенә транспортлау өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев