Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ремонт башланды

2013 елда Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 811 объект кертелгән. Гамәлдәге программа кысаларында агымдагы елда ТРның 41 муниципаль районында нәкъ менә шул кадәр торак йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Безнең районда бу программага Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш һәм Красновидово торак пунктларыннан биш күпфатирлы торак йорт кертелгән. "Наш дом" идарә...

2013 елда Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 811 объект кертелгән. Гамәлдәге программа кысаларында агымдагы елда ТРның 41 муниципаль районында нәкъ менә шул кадәр торак йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Безнең районда бу программага Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш һәм Красновидово торак пунктларыннан биш күпфатирлы торак йорт кертелгән.
"Наш дом" идарә компаниясе җитәкчесе Рамил Галимов сүзләренә караганда, агымдагы елда район үзәгендә Комаров урамындагы 17нче йортка һәм Дзержинский урамындагы 15нче йортка капиталь ремонт ясалачак. Шул ук вакытта "Наш дом" идарә компаниясе хезмәт күрсәтүче күпфатирлы торак йортларның подъездлары, Комаров урамындагы 2, 4нче йорт фасадлары, төтен юллары ремонтланачак, шул ук урамдагы 22, 23нче күпфатирлы йортларга тимер ишекләр кую планлаштырыла.
Куйбышев Затонда (Гагарин урамы 9а йорт), Тенештә (Яр буе 14нче йорт), Красновидовода күпфатирлы торак йортларны "Кама" ООО подряд оешмасы капиталь ремонтлаячак.
Рамил Ирек улы билгеләп үткәнчә, Комаров урамындагы 17нче йортта фасадны ремонтлау эше башланган. Ремонт эшләре өчен кирәкле материалларны компания тулы күләмдә алып кайткан. Бүген шулай ук Куйбышев Затон штпның Гагарин урамындагы 9 а йортта суүткәргеч һәм канализация торбаларына ремонт башланган. Бу объектта эшләр башкару өчен материаллар кайтарылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә кергәннән соң районда 54 күпфатирлы йорт ремонтланган.
2012 елда муниципаль район территориясендә бу программаны тормышка ашырганда акчаның 62,8 проценты федераль, республика, җирле бюджеттан, 37,2 проценты күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр акчасына башкарылган.
Заманча җылылык саклаучы материаллар кулланып ремонтланган йортларның тышкы күренеше, коммуникацияләрне реконструкцияләү, подъездларны яңарту һәм башка төр ремонт эшләре районның күпфатирлы йортларына икенче "сулыш" өрде, анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртты, халыкның гомуми милеккә карашын үзгәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев