Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район матбугатының “Алтын каләмчеләре”

Бүген "Идел таңнары" газетасы редакциясендә традицион язгы «Алтын каләм» конкурсы үткәрелде. Анда Келәнче, Затон, Кадет, Олы Кариле, Кирельск, Рудник һәм ике Кама Тамагы мәктәбеннән 13 укучы катнашты. ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы быелгы конкурсның темасын "Яшьләр һәм дәүләт" дип исемләгән. Яшьләр үзләрен дәүләт системасында ничек сиземли, бу яшьләрнең социаль...

Бүген "Идел таңнары" газетасы редакциясендә традицион язгы «Алтын каләм» конкурсы үткәрелде. Анда Келәнче, Затон, Кадет, Олы Кариле, Кирельск, Рудник һәм ике Кама Тамагы мәктәбеннән 13 укучы катнашты. ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы быелгы конкурсның темасын "Яшьләр һәм дәүләт" дип исемләгән. Яшьләр үзләрен дәүләт системасында ничек сиземли, бу яшьләрнең социаль кәефе, өстенлекле дәүләт яшьләр сәясәте, иҗтимагый яшьләр оешмасы, ирекле һәм волонтерлар хәрәкәте роле, патриотик һәм гражданлык тәрбия системасын үстерү, сәләтле яшьләргә ярдәм итү, тулаем алганда, Татарстан Республикасының инновацион үсешендә яшьләр роле турында хикәяләү. Аңа тагын җиде махсус тема беркетелүгә карамастан, тема гади түгел. Әмма яшьләребез креатив карашлы, сәләтле. Район этабында җиңүчеләр эше лаеклы бәяләнер, дип ышанабыз.
Редакция хезмәткәрләре составындагы жюри укучылар эшенә бәя биреп, конкурсның республика этабында катнашу өчен җиде эшне сайлап алды. Финалда катнашу өчен Олы Кариле мәктәбеннән Алинә Мөхәммәдуллина һәм Алсу Сабирова, Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Алсу Сөнгатова, кадет Артем Долинский, Рудник мәктәбеннән Гүзәл Подгорнова, Кама Тамагы мәктәбеннән Анастасия Грекова, Затоннан Ирина Кулагина дәгъва итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X