Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район бер, нәтиҗәләр төрле

«Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсендә бүген бер сыердан 20 килограммга якын сөт савып алсалар, Иске барышта - дүрт тапкырга аз. Ни өчен нәтиҗәләрдә шундый аерма? Олы Салтык мәдәният йортында яңгыраган сорауларның берсе булды бу. Чәршәмбе көнне МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов биредә авыл хуҗалыгы бүлекчәләре белән киңәшмә...

«Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсендә бүген бер сыердан 20 килограммга якын сөт савып алсалар, Иске барышта - дүрт тапкырга аз. Ни өчен нәтиҗәләрдә шундый аерма?

Олы Салтык мәдәният йортында яңгыраган сорауларның берсе булды бу. Чәршәмбе көнне МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов биредә авыл хуҗалыгы бүлекчәләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, орлыкчылык инспекциясе, ветеринария хезмәте белгечләре катнашты. Иң элек катнашучылар терлекчелек биналарын карады. АХП директоры урынбасары Дамир Сафин әлеге бүлекчәдә терлекчеләрне мотивацияләүнең яңа формасын куллануларын һәм, нәтиҗә буларак, терлекләр баш саны, үсеш һәм савым арта. Бүлекчә директоры Самат Сафин малларны кышлату турында җентекләп сөйләде. Ул яктырткан саннар соңгы өч айда өч бүлекчәдә дә яшь терлекләр үсеше артуы, яхшы үрчем алу һәм савымның сизелерлек артуы турында дәлилли. Әмма, Самат Рәфкать улы билгеләп үткәнчә, бүлекчәләрдә савым көтүен яңартырга кирәк. «Районда иң көнүзәк мәсьәлә терлекләр баш санының ел саен кимүе. Соңгы алты елда районфермаларында ул 1000 башка кимеде», -дип ассызыклады УСХиП җитәкчесе Илфат Вәлиев. Ул районда февральнеж икенче яртысында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре эшләячәген хәбәр итте. Алар безнең ялгышларны җентекләп өйрәнеп, «район үсеше картасы»н әзерләячәк. терлекләр баш санын исәпкә алуга, КРСны бракка чыгаруга аерым игътибар биреләчәк. Павел Николаевич әйтелгәннәргә йомгак ясады. «Дүшәмбе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында таныштыру очрашуында район адресына күп кенә тискәре дәгъвалар белдерелде. Татарстанның башка районнарында терлекчелекнең алга китеп, безнең районда шул кадәр начар эшләүләрен аңламыйм. Шул ук климат, шул ук җир, шул ук кешеләр, ә нәтиҗәләр төрле, хәтта безнең районда да. Әнә варваринода югары савымга ирешкәннәр бит. Киләсе очрашу нәкъ менә анда үткәреләчәк. Эшли белүчеләрдән өйрәнәчәкбез».

Варварино фермасы мөдире Миләүшә Җәләлова: «Безнең сыер абзарында 100 баш сыер. Шуларның 20гә якыны гына ташлатылган. Ягъни терлекләрнең 80 проценты даими савылып тора. Моның өчен планлы рәвештә каплату һәм орлыкландыру вакытында башкарыла. Моны барысы да белә, бары тик үтәми генә. Шуңа күрә кышын сыерларның күпчелеге ташлатыла, савым да кискен кими».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев