Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районның киләчәге

2005 елның 25 гыйнварыннан Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә. XIX гасыр урталарына студентлар һәм Мәскәү университеты профессорлары бәйрәменнән бу көн Россия интеллигенциясе бәйрәменә әверелә. Аны бәйрәмне студентлар шау-шулы һәм күңелле билгеләп үтә. Бүгенге тиз үзгәрүчән тормышта безнең район өчен республиканың уку йортларында белем алучы студентлардан куәтле кадрлар резервы булдыру бик...

2005 елның 25 гыйнварыннан Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә. XIX гасыр урталарына студентлар һәм Мәскәү университеты профессорлары бәйрәменнән бу көн Россия интеллигенциясе бәйрәменә әверелә. Аны бәйрәмне студентлар шау-шулы һәм күңелле билгеләп үтә.

Бүгенге тиз үзгәрүчән тормышта безнең район өчен республиканың уку йортларында белем алучы студентлардан куәтле кадрлар резервы булдыру бик әһәмиятле. Бары тик югары квалификацияле, белемле, максатка омтылышлы һәм уңай мәгънәсендә амбицияле белгечләр үзләренең кече ватаннарына кайтып, районны социаль-икътисадый үстерү, мәдәниятны, традицияләр һәм туган телне саклау өчен потенциал булдырып, төрле хезмәт өлкәләрен җитәкли алачак.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 2013 елгы чыгарылышлары бик көчле булды һәм бу билгеле бер ышаныч тудыра. Үзегез уйлап карагыз: 11 А сыйныфыннан 16 укучының 15е уку йортларында белем алуын дәвам итә. Дөрес, берсе армия сафларында хезмәт итүгә китәр өчен повестка көтә, әмма укуын кайткач дәвам итәчәк. 11 Б сыйныфындагы 15 укучыдан республика вузларында барысы да көндез һәм читтән торып белем ала. Менә алар кышкы сессияне ябып, каникулга кайтты һәм үзләре белем алган мәктәпкә укытучыларын сагынып килгән. Йөзләрендә шатлык балкый.

Барлык студентларның да хыяллары тормышка ашсын- сайлаган һөнәрләре буенча яхшы белгечлек алып чыксыннар һәм тормышта үз юлларын тапсыннар иде. Рәсемдә: Дарья Комарова, Чулпан Вәлиева, Илья Ившин укытучылары Марита Ившина белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев