Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иҗтимагый кабул итү

28 майда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның ышанычлысы КФУ проректоры Рияз Минзарипов гражданнар кабул итте. Иң башта кабул итүгә 9 кеше язылган иде, әмма бу көнне мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Берүк вакытта авылара үзәк китапханә бинасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Биредә...

28 майда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның ышанычлысы КФУ проректоры Рияз Минзарипов гражданнар кабул итте.

Иң башта кабул итүгә 9 кеше язылган иде, әмма бу көнне мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Берүк вакытта авылара үзәк китапханә бинасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Биредә килүчеләрне адвокат, нотариус, Пенсия фонды вәкиле һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе кабул итте. «Мин Ишемнән Мор. Каратай авылы янындагы үзәк трассага кадәр 3 км асфальт-бетон юл салуда ярдәм итүләрен сорап килдем. Укучы балалар юлга зур сумкалар белән чыга, кышкы юлсызлыкта алар кызганыч...»,- дип уртаклашты үз проблемасы белән Айдар Заһидуллин. «Без авыл клубларына ремонт ясарга телибез»,- ди Кече Карамал, Тенеш, Кече Салтык клуб учреждениеләре директорлары. Сораулар нигездә социаль характерда булды, әмма шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Илдар Ирек улыннан күтәрелгән проблемаларны хәл итү турында кызыксындык. «Без күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга ярдәм итәчәкбез», - дип җавап бирде ул. Гражданнар кабул иткәннән соң кунаклар туган якны өйрәнү музеенда кызыксынып, игътибар белән сәяхәт кылды, чик буе гаскәрләре көне кысаларында «пограничниклар» белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Аннары муниципаль район Советы утырышлар залында район аткивы белән очрашу булды. Чара депутатларның залда утыручылар белән дустанә аралашу шартларында үтте. Барлык сорауларга аерым-аерым тулы җавап бирелде. Күтәрелгән барлык проблемалар социаль характерда иде.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев