Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәгендә гадәттән тыш хәл турында халыкка хәбәр итү өчен өстәмә сиреналар урнаштырылачак

Кама Тамагында халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү өчен янгын сүндерү бүлеге янында ике сигнал җайланмасы урнаштырылган.

Төрле якка юнәлдерелгән рупорларга охшаган “РСУ-300”нең тавышы 300 метр ераклыкка гына тарала, хәтта үзәк район хастаханәсендә дә аның тавышы ишетелми. “С-40” электр сиренасының ишетелү радиусы 700 метрга кадәр җитә. Ул тышкы күренеше буенча бераз НЛОга охшаган, ПСЧ янындагы баганага беркетелгән, әмма әле һаман да электр челтәренә тоташтырылмаган.

Сиреналар табигать бәла-казалары булган очракта халыкка бу турыда искәртә, шулай ук алар хәрби хәрәкәтләр башлануга бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә дә куркыныч янау турында хәбәр бирә.

Киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Наил Вазыйхов җаваплы затларның әле һаман да әлеге эшне төгәлләмәүләреннән канәгатьсезлек белдерде һәм сиренаның тиз арада электр челтәренә тоташтырылуын таләп итте.

– Тагын бер “С-40” сиренасы Южная Околицадагы чистарту корылмалары бинасына урнаштырылган, - диде ЕДДС җитәкчесе Алсу Гайфуллина. – Әмма мондый зур поселок өчен бу бик аз. Шуңа күрә поселок мәйданын тулысынча колачлау максатыннан “С-40” сиреналарын өстәмә рәвештә урнаштыру өчен проект әзерләнә.

– Районда тагын кайларда сиреналар урнаштырылган?

– Кече Салтыкта җирле үзидарә бинасында һәм Тәмте урта мәктәбе бинасында “РСУ-300” сиреналары бар. Алар барысы да автоматик рәвештә дә, кулдан да эшләтелә. Калган торак пунктларда халыкка хәбәр мәчетләрдәге тавыш көчәйткече һәм полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ хезмәте машиналарының сигналлары аша җиткерелә.

8 ноябрь көнне районда эш сәфәре белән район кураторы – ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов  һәм министрлыкның гражданнар оборонасы бүлеге җитәкчесе Павел Родионов булды.  Алар киңәшмә уздырдылар, анда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр барышы турында фикер алыштылар, махсус хезмәт белгечләрендә һәм халыкта гамәлләр тәртибен булдыру буенча киңәшләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X